Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Яшьләргә чикләр юк

"Лениногорскгаз" идарәсендә Әнәс Вәлиев җитәкчелегендә яшьләр конференциясе узды. Аңа Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең әйдәп баручы белгече Айрат Хәбиров чакырылган иде. Тәүге сүз белән яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Чыгыштан аңлашылганча, "Лениногорскгаз" идарәсендә яшьләр комитеты 1999 елның 23 ноябреннән бирле эшли икән. Аның составында 8 кеше. Комитетның...

"Лениногорскгаз" идарәсендә Әнәс Вәлиев җитәкчелегендә яшьләр конференциясе узды. Аңа Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең әйдәп баручы белгече Айрат Хәбиров чакырылган иде. Тәүге сүз белән яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Иванов чыгыш ясады.


Чыгыштан аңлашылганча, "Лениногорскгаз" идарәсендә яшьләр комитеты 1999 елның 23 ноябреннән бирле эшли икән. Аның составында 8 кеше. Комитетның төп максаты - яшьләр сәясәтен тормышка ашыру. Моннан тыш, комитет яшьләрнең социаль икътисади хокукларын яклау, һөнәри осталыкны үстерү, яшь хезмәтчәннәргә һәрьяклап үсү мөмкинлеге булдыру һәм аларның ялын кызыклы итеп оештыру белән шөгыльләнә. Боларны чишү максатыннан, яшьләр комитетында спорт, редколлегия кебек түгәрәкләр эшли. Комитет рәисе яшьләр сәясәтенә кагылышлы төрле проектлар төзүдә, профком эшләрендә катнаша. Ә бу, үз чиратында, предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торырга, эшне җиңеләйтергә ярдәм итә.

Яшьләр комитеты тагын 11 яшь белгечкә арткан. Алар "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте программасы буенча укыган яшь белгечләр. Бүгенге көндә идарәдә 30 яшькә хәтле булган 48 яшь белгеч эшли. Аларның барысы да үз һөнәрләре буенча тирән белемле, гамәли яктан шактый тәҗрибә тупларга өлгергән хезмәткәрләр. Эшләренә җаваплы карый, намус белән башкара, һөнәри осталык бәйгесендә актив катнаша. Яшьләр комитеты үз эшен һәрвакытта билгеле бер план буенча алып бара. Нигездә, сәламәт яшәү рәвешенә басым ясарга тырыша. Бу уңайдан, әйтергә кирәк, спорт белән шөгыльләнү өчен идарәдә барлык уңайлыклар да тудырылган. Яшьләрнең яраткан спорт төре - волейбол, чаңгы, бильярд. Яшь хезмәтчәннәр үзләрен спартакиада бәйгесендә сынап карый икән. "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте үткәргән җәйге һәм кышкы спартакиада ярышында катнашып, зур үрләр яулаган алар. Мисал өчен, "Лениногорскгаз" командасы май эстафетасында күп тапкырлар I урынны алып килде. Бүгенге көндә дә яшьләр сынатмый, призлы урыннар гына ала.

Узган ел Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан шәһәрдә узучы патриотик конкурста катнашканнар. Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар, Өлкәннәр көне, балалар өчен Яңа ел иртәләре әзерләүдә "Лениногорскгаз" яшьләренә тиңнәр юк. Шәһәр тормышына килгәндә, экологик өмәләрдә катнашып, гел алда баралар. "Җитәкчесе нинди - хезмәтчәннәре шундый", дип юкка әйтмәгән халык. "Лениногорскгаз" идарәсе уңганнары һәрьяклап өлгер, тынгысыз.

Җәен табигатькә чыгу идарәдә күркәм традициягә әверелгән. 2009 елда Чирмешән районы Иске Әлмәле авылында ял иткән яшь хезмәткәрләр.

"Лениногорскгаз" идарәсе яшьләренең актив булуын Айрат Хәбиров та искәртеп үтте. Идарә начальнигы Әнәс Вәлиев зур уңышларга ирешергә өлгергән яшь инженерлар: Наташа Карташова, Дамир Галиев, авария-диспетчерлык хезмәте слесаре Дамир Әюпов, җир асты газүткәргечләре слесаре Марина Уховага Мактау кәгазьләре тапшырды. Яшьләр комитетын җитәкләгән Дмитрий Иванов исә шәһәр мэры имзасы белән расланган Мактау кәгазе белән бүләкләнде. "Камилләшүнең чиге юк" дип, алга таба тагын да биегрәк үрләр яулауларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев