Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Күршең намуслымы?

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм тиешле чаралар күрү максатыннан, шәһәрдә тикшерү төркеме эшләде. Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Комиссия составына идарәче компания вәкилләре, миграция һәм суд приставлары вәкилләре, полиция хезмәткәрләре кергән. Алар кичке алтыдан 21.00 сәгатькә кадәр проблемалы дип...

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм тиешле чаралар күрү максатыннан, шәһәрдә тикшерү төркеме эшләде. Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Комиссия составына идарәче компания вәкилләре, миграция һәм суд приставлары вәкилләре, полиция хезмәткәрләре кергән. Алар кичке алтыдан 21.00 сәгатькә кадәр проблемалы дип саналган йортлар буенча йөреп тикшергән, хуҗалар белән сөйләшү алып барганнар.
Рейд барышында шактый гына күңелсез хәлләр белән дә очрашырга туры килгән. Мәсәлән, «Уютный дом» идарәче компаниясе хезмәт күрсәтүче йортның 12 фатирында су исәпләү приборларының яраклылык вакыты чыккан, җидесендә приборлардагы пломбалар алынган. Моннан тыш, исәпләү приборларының берничәсе ватык, кайберләре бөтенләй дә эшләми.
Кулланылган электр энергиясе өчен түләмәгәнгә, ике фатир хуҗасының, утын өзеп киткән булганнар. Алар үз белдекләре белән электр энергиясен тоташтырып куйган. Әлеге тәртип бозучылар Шашин проспекты 25, Кутузов урамы 23, 25, Тукай урамы 16 «А», Җиңүнең 50 еллыгы проспекты 19, Кошевой урамы 7, Куйбышев урамы 10, Лермонтов урамы 19 һәм Суворов урамы 3нче йортларда «тотылган».
«Жилищный сервис» идарәче компаниясе хезмәт күрсәтүче йортларда да намуссыз фатир милекчеләре белән очрашырга туры килгән. Ленинградская урамы 10 «А» йортта, Вахитов урамы 6, Добролюбов урамы 9нчы йортларда суны урлаучылар яши икән. Ә менә Добролюбов урамы 7 һәм 9нчы йортларда, Шашин проспекты 76 «А», Краснокамская урамы 5, Чайковский урамы 20, Садриев урамы 60нчы йортлардагы берничә фатирда тикшерү вакытында су исәпләү приборларында махсус «кыскычлар» табылган.
Шашин проспекты 25нче йортта, Вахитов урамы 6нчы йорттагы кайбер фатирларда яшәүчеләрнең идарәче компаниягә кулланылган суның күрсәткечләрен күпкә киметеп тапшыру гадәте бар икән. Добролюбов урамы 7 нче йорттагы бер фатир хуҗасында электр энергиясе белән шундый ук хәл. Барлык фактлар буенча да тикшерү төркеме актлар төзегән.
Бу тикшерү төркеменең беренче нәтиҗәләре генә. Нәфис Ибраев сүзләренчә, комиссия мондый рейдларны киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд