Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорск җирендә нефтьче ветераннар очрашты (ФОТОлар)

Татарстан нефтен табуга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннар – беренче юл яручылар бергә очрашып, күңелдә булган җылы хатирәләрен уртаклаштылар. “Татнефть” җәмгыяте аларны барысын бергә беренче “кара алтын” табылган җирдә – Лениногорск җирендә җыйды.

Быел бергә җыелуның зур сәбәбе дә бар: Татарстанда нефть табыла башлауга – 75, Ромашкин нефть ятмалары ачылуга – 70 ел тулуга багышланды. Төрле бүлекчәләрдә эшләгән ветераннар “Лениногорскнефть” идарәсе янында җыелдылар да зур өч автобуска утырып, данлыклы 1нче скважина янына, Шөгергә юнәлделәр. Автобуста Нефть музее хезмәткәрләре аларны Лениногорск, нефть тарихы белән таныштырып барды, шунлыктан юлдагы вакыт сизелмәде дә.
Дәһшәтле сугыш елында – 1943 елда  “кара алтын” фонтан булып бәргән скважина бүген дә сафта. Ул бик күп хезмәт кешесенең батырлыгына дан җырлый, ул елларның авырлыгын, сынауларын сер итеп саклый. Фидакарь затларның михнәтле чорда нефть ятмаларын ачуы – зур батырлык. Ир-егетләр сугышта, бораулауда бары хатын-кызлар гына. Аларның тырыш хезмәтен 1нче скважина янында узган митингта “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов билгеләп узды.
-    Нефть табуның бар авырлыгы хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Мастер Гариф Хәмидуллин җитәкчелегендәге бригада 630 метр тирәнлектә бораулап, беренче “кара алтын”ны табалар. Легендар 1нче скважина барлыкка килгәч, бу җирдә тормыш кайный башлый. Монда нигез салына һәм нефть үсешенең башлангычы була. Без – “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре 1нче скважинаның туган урынында эшләвебез белән горурланабыз. Шулай ук “Татнефть” җәмгыяте күләмендә беренче нефть һәм газ чыгару идарәсе булып саналу да безнең өчен зур дәрәҗә. “Кара алтын” халык, республика, шәһәр өчен хезмәт итүен дәвам итә. Авыллар, шәһәрләр төзекләндерелүен күреп торабыз. Нефть безнең тормышны үзгәртте. Сезне истәлекле даталар белән тәбрик итәм, - ди Рафаил Сәитович.


“Лениногорскнефть” идарәсе ветераны Галина Кандаурова беренче скважинаны могҗизага тиңләде. 
-    75 ел буена берөзлексез эшли бит ул. Шушы дәвердә бары бер генә капиталь ремонт үткәрелде. Скважинадан, гомумән алганда,40 мең тонна нефть  табылган. Әле запаслар барысы да сарыф ителмәде. Әйдәгез, 1нче скважинага көчле итеп алкышлыйк, - дип, ветераннар исеменнән хөрмәтен белдерде.
Нефть тармагы ветераннарына хөрмәт һәрвакыт зурдан. Алар яшь буынга киңәшләрен әйтеп, үрнәк булып тора. Өч буын очрашуын “Татнефть” җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин тәҗрибә алмашу һәм истәлек билгесе дип бәяләде.
-    Сез, хөрмәтле ветераннар, яшьләргә эшләр өчен күтәренке рух бүләк итәсез. Беренче юл яручылар нефть өчен зур өлеш кертте. Хәзерге вакытта нефть үсеше бик алга китте. Нефтьчеләрнең эш шартлары, авыллар, шәһәрләрнең йөзе дә үзгәрде. “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов исеменнән, үз исемемнән әһәмиятле вакыйгалар белән тәбрик итәм, - ди профком рәисе.
Мемориалга тантаналы шартларда чәчәкләр кую нефть промышленносте ветераннары: Галина Кандаурова һәм Рашад Фәтхуллинга йөкләнелде.

Розалия Мостафина

фото: Сергей Трусов
 

Дәвамын "Заман сулышы" газетының 10 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X