Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорск нефтьче-ветераннары фитнес белән шөгыльләнә (фотолар)

"Лениногорскнефть" идарәсенең өлкән буын вәкилләре шушы көннәрдә "Яшел фитнес" спорт чарасында катнашты. "Татнефть" җәмгыятенең безнең шәһәрдәге предприятеләре ветераннары катнашында узган чара кызыклы һәм файдалы үтте. Спорт бәйрәменә җыелучыларны ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев сәламләде. - Юкка гына ул "Яшел фитнес" дип аталмый, яшел төс- хәрәкәт билгесе, ә хәрәкәт- ул саулык,...

"Лениногорскнефть" идарәсенең өлкән буын вәкилләре шушы көннәрдә "Яшел фитнес" спорт чарасында катнашты.

"Татнефть" җәмгыятенең безнең шәһәрдәге предприятеләре ветераннары катнашында узган чара кызыклы һәм файдалы үтте. Спорт бәйрәменә җыелучыларны ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев сәламләде.

- Юкка гына ул "Яшел фитнес" дип аталмый, яшел төс- хәрәкәт билгесе, ә хәрәкәт- ул саулык, дигән сүз. Алдагы тормышыгызда да хәрәкәтләнеп тазалык белән гомер кичерергә язсын. Көне дә аяз һәм тыныч. Куңел күгегездә һәрвакыт кояш балкысын, - диде.

"Яшел фитнеста" катнашучылар баштан дәррәү урамда зарядка ясады, ә аннан соң һәркем спортның күңеленә якын төрен сайлады. Любовь Степанованың пенсиягә чыкканына елдан артык кына икән.

- Өйдә утырырга яратмыйм, спорт белән актив шөгыльләнәм: йөзәргә йөрим, чабам, чаңгыда да йөрергә яратам. Менә бүген дә чаңгыны сайладым, - дип ашыга-ашыга чаңгыда йөрергә теләүчеләр рәтенә кушылды. Сиксән бер яшьлек Галина Гарифуллина күптән пенсиядә булса да, тик тормый. Ул үзе эшләгән 1нче нефть эшкәртү һәм кудыру цехында егерме дүрт ел ветераннар советы рәисе булып тора, башкаларны да үзе артыннан ияртә. Бүген дә барысын да актив булырга, спортны үз итәргә өндәде.

- Шундый спорт чараларында катнашырга мөмкинлек тудыручыларга һәм катнашырга теләк белдерүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәм,- диде ул. Пенсионерларның көннәре, чыннан да, мавыктыргыч һәм үзенчәлекле үтте: кемдер рәхәтләнеп чаңгыда шуыды, кемдер туп тәгәрәтте, дартс, шашка-шахмат уеннарын үз итүчеләр дә табылды.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев