Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорск нефтьчеләре узган елга нәтиҗә ясады

Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының үткән елга нәтиҗә ясау һәм быелга бурычлар билгеләү буенча йомгаклау конференциясе булды. Ул нефть техникумының актлар залында узды. -2016 елга нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: гомумән алганда, идарә өчен ул уңышлы булды. Коллектив тарафыннан 3 млн 300 тонна нефть табылды. Бу аннан алдагы ел белән...

Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе коллективының үткән елга нәтиҗә ясау һәм быелга бурычлар билгеләү буенча йомгаклау конференциясе булды.
Ул нефть техникумының актлар залында узды.
-2016 елга нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: гомумән алганда, идарә өчен ул уңышлы булды. Коллектив тарафыннан 3 млн 300 тонна нефть табылды. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 44 мең тоннага күбрәк, - диде төп докладчы идарәнең баш инженеры Ринат Габдрахманов.
Унҗиде яңа скважина кулланылышка тапшырылган. Нефть табу һәм пластларда нефть катламын арттыру цехларында реструктуризация үткәрү буенча зур күләмле эш башкарылган.
Быелның 1 гыйнварыннан "Лениногорскнефть" идарәсе составына Лениногорск газ цехы кертелгән.
"Татнефть" җәмгыятенең капиталь төзелеә буенча генераль директор урынбасары Николай Глазков идарә эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Шулай ук бу көнне идарә профсоюз комитетының утырышы булды. Анда моңа кадәр профсоюз комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Любовь Мальковская лаеклы ялга китү сәбәпле, яңа кеше - Юлия Новичкова сайланды.
Фото - редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X