Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорскида Лилия истәлегенә ярыш үтте

«Татнефть» җәмгыятенең структур бүлекчәләре һәм бүлендек предприятие хезмәткәрләре Лениногорскига Лилия Камалтдинова истәлегенә оештырылган йөзү ярышына җыелды. Лилия «Лениногорскнефть» идарәсенең яшьләр белән эшләүче беренче инженеры буларак билгеле. Кыска гына гомере эчендә ул спортның әлеге төре белән шөгыльләнеп, шактый гына уңышка ирешкән, СССР һәм Россия беренчелеге җиңүчесе, ТР Чемпионы, йөзү буенча спорт...

«Татнефть» җәмгыятенең структур бүлекчәләре һәм бүлендек предприятие хезмәткәрләре Лениногорскига Лилия Камалтдинова истәлегенә оештырылган йөзү ярышына җыелды.
Лилия «Лениногорскнефть» идарәсенең яшьләр белән эшләүче беренче инженеры буларак билгеле. Кыска гына гомере эчендә ул спортның әлеге төре белән шөгыльләнеп, шактый гына уңышка ирешкән, СССР һәм Россия беренчелеге җиңүчесе, ТР Чемпионы, йөзү буенча спорт мастеры кандидаты исеме алырга өлгергән. Быел аның вафатына - 10 ел булды.
Ярышларга кадәр идарә яшьләре аның каберенә барып, чәчәкләр куйды. Бассейнга килгән йөзүчеләрне һәм Лилиянең әти-әнисе - Әбүләиз Шәйхутдинович белән Алевтина Васильевнаны «Татнефть» җәмгыятенең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин һәм идарәнең профком рәисе Миншакир Нуриев сәламләде. Үз чиратында, алар кызларын онытмаганнары өчен «Татнефть» җәмгыятенә дә, «Лениногорскнефть» идарәсенә дә рәхмәтләрен җиткерде.
Ирләр дә, хатын-кызлар да 50 метрлы дистанцияне узарга тиеш булды. Ә иң беренчеләрдән булып, су юлына балалар чыкты. 100 метрлы дистанциядә алар күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте.
Балалардан соң су юлына «Татнефть»нең яшь лидерлары, алардан соң җәмгыятьнең иң алдынгы һәм кайчандыр Лилия белән шөгыльләнгән йөзүчеләре чыкты. Һәркемнең вакытын секундомер белән билгеләп бардылар. Нәтиҗәдә, Флорит Хәбибуллин - беренче, Александр Ожегин - икенче һәм Рәшид Бәкеров өченче урынга лаек булды. Наталья Куликованы «Җиңүгә ирешкәне өчен» билгеләп үттеләр.
Лилия истәлегенә оештырылган әлеге йөзү көне, нефтьчеләргә хас булганча, оешкан төстә һәм бер сулышта үтте. Спортчылар өчен үзләрен сынап карау белән бергә, башка районнарда яшәүче нетьчеләр белән иптәшләрчә очрашу, аралашу чарасы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия