Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорскида предприятие хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча муниципаль конкурс узды

Эшчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру һәм техник иҗатын үстерү, алдынгы тәҗрибә һәм осталыкны тарату, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренең абруен күтәрү өчен шартлар тудыру максатыннан, Лениногорск политехника колледжында шәһәр һәм район предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узды.

Конкурс биреме катлаулы булды: 30 минут эчендә катнашучылар торбаны горизонталь  хәлдә эретеп ябыштырырга тиеш иделәр. Барлык конкурсантлар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, вакытында сыештылар: балларда аерма минималь иде.

Жюри әгъзаларына җиңүчене ачыклау җиңел булмады. Конкурста җиңүчеләр: 1 урынны лаеклы рәвештә «Лениногорскгаз»  вәкиле Наил Миннәхмәтов яулады, 2 урынны – Иван Чернов, «ЛТС».  «ЛПК» укучысы Зыятдинов Шамил һөнәри осталык конкурсы призеры булды. Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X