Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре волейбол ярышында катнашты

«Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренең волейбол буенча финал ярышы «Нептун» ял базасында үтте. Ике сәгать барган әлеге турнирда барлыгы дүрт команда катнашты. Уенга команда бирелгәннән соң, мәйданга хатын-кызлар чыкты. Җиңүче исеме һәм кубок өчен идарә итү аппараты һәм нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехының җыелма командасы ярышты. Уен беренче минутында ук идарә...

«Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренең волейбол буенча финал ярышы «Нептун» ял базасында үтте. Ике сәгать барган әлеге турнирда барлыгы дүрт команда катнашты.
Уенга команда бирелгәннән соң, мәйданга хатын-кызлар чыкты. Җиңүче исеме һәм кубок өчен идарә итү аппараты һәм нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехының җыелма командасы ярышты.
Уен беренче минутында ук идарә итү аппараты командасына 5 очко китерде. Шул минутларда көндәшләргә, беразга гына бәхет елмаеп, копилкаларына беренче очконы сала алды. Ләкин аппарат кызлары бер эләккән «бәхет кошын» кулдан ычкындырырга теләмәде һәм уенның уникенче минутында исәпне 8:1 ясап куйды. Уен бик киеренке барып, җанатарларның игътибарын тулысынча үзенә җәлеп итте. Нәтиҗәдә, беренче партия 25:19 исәбе белән тәмамланып, идарә итү аппараты командасына җиңү китерде.
Икенче партиядә ЦКППН-1, 2 командасы алдырып китте. Иң беренче минутларда ук исәпне 2:0 ясап куйдылар. Бер-берсенә бирешергә теләмичә, үз активларында берүк төрле очколары булган командалар, тайм-аут алды. Ул вакытта исәп 11:11 иде. Бераз ял итеп алганнан соң, җыелма команда кызлары кызып китеп, 25:23 исәбе белән көндәшләрен җиңеп тә куйды.
Өченче партия хәлиткеч иде. Беренче минутында ук аппарат кызларына ул ике очко китерде. Күпме генә тырышмасыннар, җыелма команда уенчылары очколар буенча аппарат кызларын куып тота алмады һәм уен 15:9 исәбе белән тәмамланды.
Мавыктыргыч уенны ир-атлар дәвам итте. Волейбол мәйданына нефть һәм газ табу цехы командалары чыкты. Финалда узган елгы җиңүче - 1нче һәм 2нче цех командасы уйнады.
Ирләр чын профессионалларча уйнап күрсәтте. Очрашуның беренче минутларында ук исәп 4:2, 1нче цех командасы файдасына булды. Беренчелек өчен көрәш кискен барды һәм, нәтиҗәдә, очрашу 25:16 исәбе белән 1нче цех командасының җиңүе белән тәмамланды.
Җиңүче команда икенче партиядә дә көчлерәк булып чыкты. 2нче цех бер мизгелгә генә алга чыкса да, көндәшләр очколар саны буенча аларны бик тиз узып китте. 19 сәгать 35 минутта исәп 20:16 иде. Уен ахырына якынлашканда, командаларның икесендә дә очколар саны бертигез дәрәҗәдә диярлек иде. Шулай да 1нче цех командасы партияне 25:22 исәбе белән тәмамлап, үз копилкасына тагын бер җиңүне салып куйды.
Уен тәмамлангач, спортчыларны идарә начальнигының гомуми сораулар, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин тәбрикләде.
- Бүгенге уен белән сәламәтлегегезне ныгытсагыз, безгә ул ял, күтәренке кәеф һәм яхшы эмоция бирде. Волейбол уены - коллективны берләштерә һәм дуслаштыра торган уеннарның берсе һәм сез бүген оста уен күрсәттегез. Алга таба да шулай дәвам итегез. Иң көчлеләрне җиңү белән котлыйм, аларның көндәшләренә уңышлар телим, - диде ул һәм җиңүче командаларга кубок белән дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волейбол

2
X