Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Лениногорскнефть” идарәсе ветераннарын хөрмәтләделәр (фотолар)

8 май көнне гадәттәгечә идарә ветераннары үзләре хезмәт иткән предприятие янына җыелды. Аларны яшь буын нефтьчеләр каршы алды, нефтьчеләр аллеясында истәлеккә фотога төшкәннән соң, автобусларга утырып Шөгердәге нефть музеена юл тоттылар. Күпчелек ветераннар биредә беренче тапкыр икән, шуңа да алар зур кызыксыну белән, экскурсоводлары Ирина Фатыйхованы сораулар белән яудырып экспонатларны...

8 май көнне гадәттәгечә идарә ветераннары үзләре хезмәт иткән предприятие янына җыелды.
Аларны яшь буын нефтьчеләр каршы алды, нефтьчеләр аллеясында истәлеккә фотога төшкәннән соң, автобусларга утырып Шөгердәге нефть музеена юл тоттылар. Күпчелек ветераннар биредә беренче тапкыр икән, шуңа да алар зур кызыксыну белән, экскурсоводлары Ирина Фатыйхованы сораулар белән яудырып экспонатларны карадылар, битум чыгаручыларның тарихы белән таныштылар.
Аннан Карабаш күле буендагы "Нептун" ял базасына юл тоттылар. Алар биредә мул табын янында котлау-тәбрикләүләр кабул итте, концерт карады. Идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев, район башкарма комитеты рәисе Наил Залаков, шәһәр прокуроры Петр Гринь аларны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде, озын гомер, тыныч көннәр теләде.
Хәзерге вакытта "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, 138 тыл хезмәтчәне һәм 41 солдат толы исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев