Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“Лениногорскнефть” идарәсендә яшь хезмәткәрләр көне үтте (фотолар)

Идарә коллективына быел килеп кушылган 70 тән артык яшь белгеч бер-берсе белән танышу, аралашу, нәрсәгәдер өйрәнү өчен бергә җыелды. Бу көнне алар өчен, гадәттәгечә, тыгыз, кызыклы көн программасы әзерләнгән иде. Иң беренче булып, автобусларгы утырып, элеккеге Шөгер нефть битумы заводындагы музейга юл тоттылар. Идарә тарихы белән танышу Тимәштәге легендар 3...

Идарә коллективына быел килеп кушылган 70 тән артык яшь белгеч бер-берсе белән танышу, аралашу, нәрсәгәдер өйрәнү өчен бергә җыелды.
Бу көнне алар өчен, гадәттәгечә, тыгыз, кызыклы көн программасы әзерләнгән иде. Иң беренче булып, автобусларгы утырып, элеккеге Шөгер нефть битумы заводындагы музейга юл тоттылар. Идарә тарихы белән танышу Тимәштәге легендар 3 нче скважина янында дәвам итте.
Биредә һәрберсенең кулына нефть тамчысы тамызып, нефтьчелеккә кабул итү йоласы да башкарылды.
"Татнефть" җәмгыятенең Корпоратив институт вәкилләре тарафыннан әзерләнгән команда буларак оешуга нигезләнгән тренинг яшьләр өчен аеруча мавыктыргыч булды. Ул "Юбилейный" ял базасында узды. Егет һәм кызлар ун командага бүленеп, шартлы рәвештә ун станция узды. Аның һәрберсендә Компания коллективы эчендәге кыйммәтләр белән таныштылар. Командада үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм кискен хәлдә калган очракта салкын акыл белән эш итәргә дә өйрәттеләр. Ахырдан алар тренниг узу турында сертификатка ия булды.
Әйе, бу көн аларны бер-берсе белән берләштерде, яңалыкларга бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев