Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Нефтьчеләр алты айга нәтиҗә ясады

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2014 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча конференциясе узды. Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков, «Татнефть» җәмгыяте профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук сервис компаниясе вәкилләре, идарәнең цех һәм служба бүлекләре делегатлары катнашты. Идарәнең...

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2014 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча конференциясе узды. Аның эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков, «Татнефть» җәмгыяте профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук сервис компаниясе вәкилләре, идарәнең цех һәм служба бүлекләре делегатлары катнашты.
Идарәнең беренче яртыеллыкта башкарган эш йомгаклары һәм алда торган бурычлары турындагы төп доклад белән "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының беренче урынбасары - баш инженер Ринат Габдрахманов таныштырды.
Докладтан күренгәнчә, "Лениногорскнефть" идарәсе узган ярты елда алга куелган барлык техник-икътисади күрсәткечләрне үтәп чыккан, ә нефть чыгару планы арттырып үтәлгән. Моңа, беренче чиратта, нефть чыгару барышында яңа методлар куллану юлы белән ирешелгән.
Скважиналарга ремонт үткәрүгә чыгымнарны киметү буенча идарәдә нәтиҗәле эш алып барыла. Докладчы шулай ук электр чыгымнарын киметү максатында эшләр башкарылганлыгын, хезмәтне саклау һәм башка төп юнәлешләр хакында да сөйләде. Сүзен йомгаклап, ул икенче яртыеллыкка билгеләнгән төп бурычларга тукталды.
"Лениногорскнефть" идарәсенең икътисади яктан эшчәнлеген начальникның икътисад буенча урынбасары Руслан Фәттахов таныштырды.
Беренче яртыеллыкта идарәдә Коллектив килешүнең үтәлеше турындагы доклад белән профсоюз комитеты рәисе Миншакир Нуриев чыгыш ясады. Ул идарәдә эшләүчеләрне социаль яклау мәсьәләләренә тукталды. Нефтьчеләрнең һәм аларның гаиләләренең ялы, башка бик күп төрле социаль яклау чаралары турында сөйләде.
Төп доклад буенча фикер алышуда идарәнең төрле цех җитәкчеләре, идарә белгечләре катнашты. Ирешелгән уңышлар белән беррәттән, башкарылган эштә очраган кимчелекләргә, проблемаларга тукталып, алар алда торган бурычларны хәл итү юлларын тәкъдим итте.
Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның социаль-икътисади үсеш юлларына тукталды. Шәһәр һәм райондагы барлык эшләрне башкаруда ярдәм күрсәткән "Татнефть" компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде, нефтьчеләр ярдәменең район үсешенә булган йогынтысын ассызыклап үтте.
Конференция эшендә катнашкан "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков «Лениногорскнефть» идарәсе эшенә уңай бәя бирде, билгеләнгән планның тулысы белән үтәлгән булуын әйтте. Идарә коллективына алда торган бурычларны аңлап эш итүләре һәм җаваплылык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Конференция эшенә "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов йомгак ясады. Ул эшчәнлекнең кайбер юнәлешләренә тукталып, уңышлар һәм проблемаларны ассызыклады.
- 2014 елның беренче яртыеллыгы коллективның, шул ук вакытта шәһәр һәм районның социаль мәсьәләләрен чишү буенча да нәтиҗәле булды, - дип белдерде ул. Башкарылган барлык эшләр өчен коллективка һәм сервис предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, «Лениногорскнефть» идарәсенең зур юбилее алдыннан алда торган бурычларны, һичшиксез, үтәргә, кимчелекләрне бетерү, аларны булдырмау буенча тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: итог