Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Ничек мин эшмәкәр булдым?

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән 18 ел эчендә төрле вакыт булды. Егылып-торып, яңадан алга үрмәләргә туры килгән чаклар да бар иде. Ләкин бирешмәдем, үзсүзләнеп һаман алга атладым. Авырлыкларга бирешмәвемә кечкенәдән эшләп үсүемнең дә тәэсире булмый калмагандыр. Мин Тукмак авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Әти иртә үлеп, әни алты бала белән калды. Һәм без,...

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән 18 ел эчендә төрле вакыт булды. Егылып-торып, яңадан алга үрмәләргә туры килгән чаклар да бар иде. Ләкин бирешмәдем, үзсүзләнеп һаман алга атладым.

Авырлыкларга бирешмәвемә кечкенәдән эшләп үсүемнең дә тәэсире булмый калмагандыр. Мин Тукмак авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Әти иртә үлеп, әни алты бала белән калды. Һәм без, балалар, кечкенәдән эшләп үстек. Каникулда колхозга булыштык, сарык көтүе көттек, чүп утадык, чөгендер кәтмәнләдек. Әле дә хәтеремдә, VII сыйныфны тәмамлагач, җәен колхозда эшләгән өчен 49 сум хезмәт хакы түләделәр. Аңа, Шөгергә барып, проигрыватель сатып алдым - бу минем өчен зур шатлык булды. Сигезенче сыйныфтан соң, Казанга китеп, фрезеровкалаучы белгечлеге алдым. "ЦБПО и РБО"да эшләдем. Анда эшләгән җиде ел эчендә кияүгә чыгып, кыз һәм ул табарга өлгердем, читтән торып электрчы белгечлеге буенча Лениногорск нефть техникумын тәмамладым. Аннары 10 ел буе "Лениногорск нефтеавтоматика тәҗрибә заводы"нда станокта эшләдем.
... Балалар үсә бара, акча җитми. Нишләргә? Алар йөргән бакчага өстәмә рәвештә дворник булып урнаштым, почта тараттым, балаларыма киемне үзем тектем.
Бервакыт очраклы рәвештә генә базарга сатарга чыгарга туры килде. Отпуск вакытында иптәш кыз белән Мәскәүгә бардык. 23 февраль бәйрәме алды иде ул, шуңа ир-егетләргә күп итеп бүләкләр алып кайттык. Хәзер аларны сатарга да кирәк бит әле. Чыктык базарга, дус кызым оялып товарын ташлап качты. Нишлим, мин калдым. Шулай итеп, икенче тормышым башланды. Баштан ниләр генә үтмәде! Берничә тапкыр товарымны урладылар, бик авыр булса да сиздермәдем. Чөнки мин үзсүзле, девизым: "Көтмәгез, җиңелмим". Әлеге күңелсезлекләрне хәтта якыннарымнан да яшердем. Бүгенгедәй исемдә: беренче тапкыр товарымны урладылар. Бер чиләк көнбагыш сатып алдым, аны кыздырдым һәм кабат базарга чыктым.
Икенче тапкыр төнлә белән контейнердан барлык товарымны урладылар. Әлеге хәлне иртәнге алтыда белдем. Ишетү белән, өйгә кайтып, прилавкага куярга мөмкин булган барлык нәрсәне алып чыгып, тезеп куйдым. Эчемнән генә, миңа начарлык теләүчеләр куанмасыннар әле, барыбер бирешмим, дип кабатладым. Күңелемне бервакытта да төшермәдем, чөнки авырлык артыннан уңышлы көннәр киләчәгенә ышана идем.
... Шәһәрдә беренчеләрдән булып, электр инструментлары, бензопила, мотоблоклар сата башладым. Кечкенә булса да, бер кибет ачарга булдым. Әлеге башлангычымны хуплап, күп кешеләр ярдәм иттеләр, бик зур рәхмәт аларга. Бүгенге көндә ике кибет белән җитәкчелек итәм: берсе шәһәрдә булса, икенчесе Шөгердә. Коллективым дус, тату, ышанычлы, алар бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Күптән түгел булып үткән сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлап, әлеге тармакта эшләүче һәркемгә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сђњдђ

2
X