Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Нәтиҗәле эшләр өчен

"Лениногорскгаз" идарәсендә 2012 елның I яртыеллыгына йомгак ясадылар. Анда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Нигъмәтуллин, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятенең "Газнадзор" инженеры Талип Ганиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Төп доклад белән идарәнең баш инженеры Рафаэль Нуретдинов чыгыш ясады. "Лениногорскгаз" идарәсе техник хезмәт күрсәтү зонасында 177 торак пункт...

"Лениногорскгаз" идарәсендә 2012 елның I яртыеллыгына йомгак ясадылар. Анда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Нигъмәтуллин, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятенең "Газнадзор" инженеры Талип Ганиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты.


Төп доклад белән идарәнең баш инженеры Рафаэль Нуретдинов чыгыш ясады.
"Лениногорскгаз" идарәсе техник хезмәт күрсәтү зонасында 177 торак пункт исәпләнә. Алар Лениногорск, Аксубай һәм Чирмешән районнарында урнашкан. Аларда идарә хезмәтчәннәре 2 мең 390 километр газүткәргечкә, 442 ГРПга (шул исәптән ГРУ, ШП), 52 мең 42 газлаштырылган фатирга хезмәт күрсәтә.
Гадәттәгечә, предприятие җитәкчелеге үз хезмәтчәннәренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирә. Быелның I яртыеллыгында 78 кеше курслар үткән.
Капиталь ремонт буенча шактый гына күләмле эшләр башкарылган. Газ җиһазлары, газүткәргечләр һәм корылмалар алыштырылып буялган, промышленность предприятиеләре һәм коммуналь объектларга техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелгән, автотранспортка капиталь ремонт үткәрелгән.
Газчылар шәхси секторда һәм күпкатлы йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтә. Быел алар кулы аша 26 меңнән артык газ җиһазы үткән.
970 километр озынлыктагы газүткәргечләргә техник хезмәт күрсәтелгән. Промышленность предприятиеләре хезмәте тарафыннан газ бүлү пунктларында төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү эшләре үткәрелгән, кайбер җиһазлар алыштырылган.
Газчылар эшендә еш кына гадәттән тыш хәлләр чыгып тора. Быелның апрель аенда, мәсәлән, Сугышлы белән Керкәле авылларында газ бүлү пунктларын, Глазово авылында түбән басымлы газүткәргечне, ә Аксубай районының өч авылында урта басымлы газүткәргечне су баскан. Газчыларның һөнәрилекләре барлык кимчелекләрне дә вакытында бетерергә ярдәм иткән.
Башкарылган эшләр турындагы докладны тәмамлап, баш инженер икенче яртыеллыкка билгеләнгән бурычларга тукталды. Капиталь ремонт кысаларында, ел азагына кадәр зур эшләр башкарасы бар газчыларның.
Газүткәргечләренә прекладка ясау өчен изоляцияләнгән торбалар һәм газ бүлү пунктлары өчен җиһазлар китерелә башлады инде.
Коллектив килешүнең үтәлеше турында профком рәисе Рамил Кәримов чыгыш ясады. Беренче яртыеллыкта 48 эшче санатор-курорт дәвалануы алган. Пенсионерлар һәм балалар турында да монда онытмыйлар. Алар өчен Кара диңгез буендагы "Газовик" һәм башка санаторийларда ял итү мөмкинлеге бар.
Авария-диспетчерлык хезмәте мастеры Николай Воробьев, газ белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Анатолий Веткасов, гараж начальнигы Анатолий Мурзин һәм башкалар үз бүлекчәләрендәге эшчәнлек белән таныштырды.
Талип Ганиев Лениногорск газчылары эшенә югары бәя биреп, идарәнең "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятендә иң яхшы бишлеккә керүе турында әйтте. Гөлфирә Рафикова аның сүзләрен дәвам итеп, нәтиҗәле эшләре өчен район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Наил Нигъмәтуллин халыкка ярдәм күрсәтү буенча яңа юнәлешләр турында сөйләде, шәһәр һәм райондагы демографик хәлгә тукталды. Газчыларның сәламәт коллективларның берсе булуы турында әйтте.
Соңыннан, иң яхшы хезмәтчәннәргә, юбилярларга, спортчыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Кайберәүләр район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Мактау грамоталарына лаек булды. Киңәшмә Мәдәният сарае үзешчәннәре концерты белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ

2
X