Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Рөстәм Минегулов: “Сыйфатны төп максат итеп”

"Лениногорскнефтьстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - "Главнефтегазстройсервис" идарәче компаниясенең бүлендек предприятиесе булып тора. Ул - "Татнефть" компаниясенә хезмәт күрсәтүче эре төзелеш предприятиеләренең берсе. "Лениногорскнефтьстрой" җәмгыяте белән Рөстәм Шакир улы Минегулов җитәкчелек итә. Әңгәмәдәш: Люция Габитова - Рөстәм Шакирович, предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде. - "Лениногорскнефтьстрой" җәмгыяте 2005 елны "Лениногорскнефть" идарәсенең...

"Лениногорскнефтьстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - "Главнефтегазстройсервис" идарәче компаниясенең бүлендек предприятиесе булып тора. Ул - "Татнефть" компаниясенә хезмәт күрсәтүче эре төзелеш предприятиеләренең берсе. "Лениногорскнефтьстрой" җәмгыяте белән Рөстәм Шакир улы Минегулов җитәкчелек итә.

Әңгәмәдәш: Люция Габитова
- Рөстәм Шакирович, предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде.
- "Лениногорскнефтьстрой" җәмгыяте 2005 елны "Лениногорскнефть" идарәсенең төзелеш-монтаж цехы базасында оеша. Предприятиенең төп максаты һәм бурычы - нефть промыселы объектларына сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Без нефтьүткәргечләре, су корылмалары (водовод) төзибез, күпчелек "Лениногорскнефть" скважиналарында төзү эшләре алып барабыз. Төп заказчы "Татнефть"компаниясе, "Лениногорскнефть" идарәсе булса да, башка нефть промыселындагы оешма-предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, "Оренбургнефть", "Бузулукнефть", "Бугурусланнефть" предприятиеләре белән килешү төзедек.
- Предприятиедә кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе ничегрәк. Хезмәткәрләргә эшләр өчен шартлар тудырылганмы?
- Бүгенге көндә җәмгыятьтә 130 кеше эшли. Төзүчеләребезнең барысы да диярлек югары квалификацияле белгечләр. Предприятиенең социаль җаваплылыгы да югары дәрәҗәдә. Бөтен җирдә беренче урында - кешеләр. Шуңа да алар турында кайгыртучанлык булганда, кадрлар белән системалы эш алып барылганда гына, алда торган бурычларны үтәп була. "Главнефтегазстройсервис" җәмгыяте ярдәме нигезендә, хезмәтчәннәргә эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Хезмәт хакы вакытында түләнә, яшь белгечләргә барлык мөмкинлекләр дә ачык. Гомумән, предприятиедә эшләүчеләр иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый ала.
- Сезнең предприятие шәһәр һәм район тормышында да актив катнаша, бугай.
- Предприятиегә беркетелгән территорияне һәм чишмәне тәртиптә, чиста тотарга тырышабыз. Шәһәрдә төрле бәйрәмнәр үткәрүдә катнашабыз. Балалар бакчасына шефлык күрсәтәбез.
- Хезмәттәшләрегезгә, бәйрәм уңаеннан, әйтер сүзләрегез бардыр.
- Хезмәттәшләремне, барлык төзүчеләрне һәм шушы өлкәдә фидакарь хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы исәнлек, гаилә бәхете, тыныч, имин тормыш, аяз күк йөзе, финанс өлкәсендә зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзњче