Заман сулышы

Сыйфатка юл – лаборатория аша

Кеше генә түгел, мал-туар да чирләп китәргә мөмкин, төрле йогышлы авырулар йоктыруы бар. Терлеге чирли икән, хуҗасы хафага төшә башлый, ә тагын да куркынычы - шул чирле хайван итен ашап, авыру үзеңне дә урын өстенә ятырга мәҗбүр итәргә күп сорап тормас. Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсенең төп максаты - район хуҗалыкларында...

Кеше генә түгел, мал-туар да чирләп китәргә мөмкин, төрле йогышлы авырулар йоктыруы бар. Терлеге чирли икән, хуҗасы хафага төшә башлый, ә тагын да куркынычы - шул чирле хайван итен ашап, авыру үзеңне дә урын өстенә ятырга мәҗбүр итәргә күп сорап тормас.


Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсенең төп максаты - район хуҗалыкларында һәм шәхси секторда профилактик дәвалау чараларын оештыру һәм үткәрү. Үзенең алдына куйган бурычларны вакытында уңышлы гына үтәп килә. Берләшмәнең шәһәрдә ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе, Шөгердә ветеринар-бактериологик лабораториясе бар. Ветеринария берләшмәсе үз эченә дәвалау йортларын (Шөгер һәм Сарабиккол авылларында) һәм ветеринар участокларын (Зәй-Каратайда һәм Урмышлыда) ала.

Елына ике мәртәбә профилактик чараларны тикшерү үткәрелә. Аның беренчесе - комплекслы тикшерү, ягъни бруцеллез, лейкоз, туберкулез кебек авыруларны ачыклау; икенчесе - төрле паразитларга тикшерү.

Себер түләмәсе, ЭМКАР, котыру чирләренә вакцинация ясау да - берләшмә җилкәсендә.

Котыру чиренә аерым тукталасы килә. Моңа зур әһәмият бирелә. Сукбай йорт хайваннарын (эт, мәче) һәм кыргый хайваннар (бүре, төлке) санын тәртипкә китерәләр. Нигездә, төлке яки этләрдән котыру чире тарала.

- Бөтен терлек санын вакцинацияләүгә ирешә алдык, - дип горурланып сөйләде берләшмә җитәкчесе Рашат Әхмәтов. - Ә соңгы өч елда район белән чиктәш начаррак пунктларны да вакцинациягә тартырга тырыштык.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе максатчан программа кысаларында Татарстан ветеринар табибларына "Нива" маркалы 99 машина алу бәхете елмайган. Безнең районга да шундый ике машина бирелгән.

Берләшмәдә эшләнгән эшләр барысы да - халык файдасына. Яхшы сыйфатлы продукция алырга тырышу - төп бурычлары.

Базардан сыйфатлы азык-төлек сатып алып ашыйбызмы-юкмы, моны шәһәрдәге ветеринария лабораториясендә эшләүчеләр әйтеп бирә ала. Нәкъ менә алар, гадирәк итеп әйтсәк, азык-төлекне "микроскоп аша үткәрә". Карап торышка сыйфатлы булып күренгән итнең, Аллам сакласын, берәр төрле авыру белән зарарланган булуы бар. Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсенең базар павильонында урнашкан лабораториянең төп максаты - базарга сатуга сыйфатлы, зарарланмаган, яраклылык срогы узмаган чиста продукция чыгару. Монда чыгышы буенча маллардан алынган продукция документсыз уза да алмый. Иң беренче чиратта, ветеринар белешмәсе кирәк. Монысы - Лениногорск районыннан булганнарга кагыла. Әгәр дә читтән, мәсәлән, Чирмешән, Самара өлкәсеннән икән, ветеринар таныклыгын да алып килергә кирәк. Чыгышы буенча үсемлектән алынган продукцияләргә ышаныч таныклыгын (гарантийное свидетельство) күрсәтү зарур. Әлеге документлар аларда 3 ел саклана.

Лабораториядә өчәү генә эшләсәләр дә, барысына җитешәләр, өлгерәләр. Эшләре иртәнге 7 дә башлана. Итне алып килгәннән соң, аны җентекләп махсус приборлар ярдәмендә тикшерәләр, төрле йогышлы авырулар - трихинеллез, феноз белән авыру-авырмавын ачыклыйлар. Чирле, авыру икәнлеге ачыкланса, утильләштерелә.

Ит продукциясе базарга гына түгел, мәсәлән, "Бәкер" шифаханәсенә, кибетләргә, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчаларына, шулай ук оешмаларга да лаборатория аша тикшерелеп китә. Дуңгыз итенең 90 процентка якынын «Ялтау» агрофирмасы» китерә. Ә сыер итен, безнең районнан тыш, Әлмәт, Чирмешән, Аксубай, Оренбург белән Самара өлкәсеннән алып киләләр икән. "Ит югары сыйфатлы, яшь терлек ите продукциясе килә", - дип билгеләп үтте вакытлыча лаборатория мөдире вазифаларын башкаручы Илсөяр Резчикова. Эшнең иң соңгы этабы - иткә келәймә сугу.

Безнең халык арзан әйбер күрсә, шуңа ябырыла бит инде. Ит мәсьәләсенә килгәндә бигрәк тә. Урамда, берәр почмакта арзан бәягә генә ит күргән очракта, сатып алырга ашыкмаска киңәш итә лаборатория белгечләре. Бары тик тикшерелгән, сыйфатлы, сатарга рөхсәт ителгән язуы булган продукция алырга кирәк. Үз сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Әгәр терлек феноз авыруы белән авырган, инфекция эләккән икән, кеше шул итне ашаса, аның эчәкләрендә 12 метрга якын суалчан үсәргә мөмкин. Бу ачыкланганчы, бик күп вакыт үтә. Сүз уңаеннан, Лениногорскида да феноз белән авыручылар бар икән. Бу - җитди, куркыныч авыру.

Казылык ише ризыкларны махсус термосуыткычларда алып киләләр. "Йошкар-Ола, Туймазы, Саратов, Чаллы кебек эре шәһәрләрдән килүче эре компанияләр үз продукцияләренең бозылуына юл куймыйлар, дәрәҗәләрен төшермиләр. Аларның документлары да әзер, тәртиптә була", ди Илсөяр Вагыйзовна.

Җиләк-җимешләр нитратка тикшерелә. Тагын да тирән анализны санэпидстанция ясый. Лаборатория алар белән тыгыз элемтәдә тора.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: ветеринария берләшмәсе кулланучылар мәнфәгатен һәрчак күз уңында тота. Халык тикшерелмәгән ит, яисә башка продукция сатып алып, үз исәнлекләрен һәм тормышларын куркыныч астына куймасыннар иде. Шәхси секторда яшәүчеләр кош-кортларын, терлекләрен вакцинацияләү буенча үзләре инициатива күрсәтсәләр, ике як өчен дә файдага гына булачак. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә вакцинацияләүгә зур игътибар бирсеннәр. Мал-туарга да һәрвакыт күз-колак булырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: