Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Югары сыйфатлы, искиткеч тәмле

Чын сөт, чын май, эремчек нинди булырга тиеш? Бүген төрле өстәмәләр, буяулар кушылган заманда әлеге сорау аеруча актуаль. Бәхеткә, әлеге юл белән барлык җитештерүчеләр дә эшләми. Араларында үз тәме һәм исе белән, ягъни яңа гына савып кергән сөт тәмен һәм гәрәбәдәй сары (буяу кушылган түгел) майны күрергә, тоярга мөмкин. Әнә...

Чын сөт, чын май, эремчек нинди булырга тиеш? Бүген төрле өстәмәләр, буяулар кушылган заманда әлеге сорау аеруча актуаль. Бәхеткә, әлеге юл белән барлык җитештерүчеләр дә эшләми. Араларында үз тәме һәм исе белән, ягъни яңа гына савып кергән сөт тәмен һәм гәрәбәдәй сары (буяу кушылган түгел) майны күрергә, тоярга мөмкин. Әнә шундый җитештерүчеләрнең берсе - "Торос -Молоко" ябык акционерлык җәмгыяте.


Тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртүче завод июнь аенда 10 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ул 2002 елда Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев катнашында ачыла. Завод эшчәнлегенең төп юнәлеше - бөтен, аертылмаган сөт продукциясе, сыр, ак май эшләп чыгару.
Предприятие Европа һәм Россия фирмаларының заманча җиһазлары белән тәэмин ителгән. Файдаланылучы технологияләре Германиянең "EMF" фирмасында эшләнгән. Фасовкалау цехында тулысынча җиһазлар яңага алыштырылган, өстәмә суыту җиһазы эшләтеп җибәрүгә ирешкәннәр. Предприятиенең продукциясе һәрвакытта югары сыйфатлы, сертификацияләнгән. Продукциягә карата сатып алучыларның фикер-бәяләмәләре югары һәм уңай яктан телгә алына. Моннан тыш, рәсми бүләкләре дә шактый.
Моның шулай икәнен предприятиенең административ бинасына килеп керүгә стеналарда эленгән бихисап дипломнар раслый. "Татарстанның иң яхшы товарлары", "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсларында катнашып 2006-2011 еллар аралыгында 20 диплом яулаган, шуның бишесе - Лауреат исеменә лаеклы дип табылган. Мәскәүдә үткән "Алтын көз" Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә 2010-2011 елларда предприятиенең товарлары бронза, көмеш, алтын медальләр яулый. Әлеге конкурсларда "Торос-Молоко" заводының майлылыгы 3,2 процентлы "Российское" сөте, 1 процентлы пахта, майсызландырылган кефир, 2,5 процентлы ряженка, эремчек, 20 процентлы каймак, "Голландский" сыры лауреат һәм номинантлар исемлегенә кергән.
Предприятиедә төсле дизайн һәм төрле яңа төрү материалларын берөзлексез файдаланып, продукциянең ассортиментын киңәйтү буенча эшләр бара.
Һәр иртәдә завод территориясенә районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сөт белән тулы машиналар килә. Лицензия алган өч лаборатория керүче чималның сыйфатына технологик һәм микробиологик җентекле контроль үткәрә. Шулай ук продукциянең һәр төрен әзерләү стадиясеннән алып төяп озатуга кадәр этаплап үтүче технологик процесслар - барысы да ныклы контрольдә. Санитар эшкәртү, ягъни технологик җиһазларны һәм торбаүткәргечләрне юып дезинфекцияләү - лабораториянең намус эше. Шундый кырыс технологик режимны саклау предприятие коллективына югары сыйфатлы, искиткеч тәмле, югары азык һәм биологик кыйммәтле продукция эшләп чыгарырга ярдәм итә. Завод үз продукциясен заманча "Пюр - Пак" төргәкләрендә, полистирол стаканнарда, пленкада чыгара. Алар уңайлы һәм иң мөһиме - экологик яктан чиста.
Сөт продукциясе шәһәр һәм район азык-төлек кибетләре аша реализацияләнә, хастаханә, санаторий, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, промышленность һәм нефть предприятиеләренә китерелә. 2010 елдан фирма кибетләре челтәре үсеш алды. Хәзерге көндә шундый 8 кибет эшли, берсе - Самара өлкәсе Келәүледә урнашкан. Зур кибетләр аша сыр һәм акмайлар башка шәһәрләргә дә китә. Әйе, предприятиенең уңай репутациясе, абруе Татарстан чикләрен дә үтеп чыга. Ә монда коллективның өлеше зур. Роберт Фәтхуллин җитәкләгән "Торос - Молоко" җәмгыятендә тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган уңганнар эшли. Шуларның берсе - производство начальнигы Любовь Первова, ул ТР атказанган хезмәткәре исеменә лаек булган. Җаваплы, үз эше өчен янып-көеп йөри. Лаборатория начальнигы Сөмбел Низамова әлеге өлкәдә 20 елдан артык эшли, "РФ сыйфат отличнигы" исемен алган хезмәткәр. Предприятиенең тәҗрибәле эшчеләреннән: аппаратчы - Валентина Сосунова, Ландыш Сафина әлеге мәртәбәле бүләккә ия булган. Сыр ясау мастеры - Мәдинә Мортазина, май ясаучылар - Ольга Арзамасова, Асия Шәкүрова кебек уңганнарга завод һәрвакыт таяна ала. Һәм тагын шундый бик күпләрнең мактаулы эшләре, шәфкатьле мөнәсәбәте, җитез куллары нәтиҗәсендә сөт продукцияләре үзенә күрә аерым тәм һәм ис ала. Предприятиенең "туган көне"ндә дә тәҗрибәле эшчеләр игътибарсыз калмаячак. Ә ун хезмәткәр Мактау тактасында заводның бизәге булып тора.
Коллективның эшләгән эшләре мактап телгә алырлык. Предприятие шушы елның 5 ае эчендә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, сөт чималын 49 процентка күбрәк әзерләгән, ә товар продукциясе 40 процентка күбрәк җитештерелгән.
"Торос-Молоко" җәмгыяте ирешелгән уңышлары белән генә тукталып кала торганнардан түгел. Производствоны үстерү, хезмәт шартларын яхшырту буенча планнар төзелеп, гамәлгә ашырылып тора. Сыр ясау цехына үзгәртеп планлаштыру белән реконструкция ясау көтелә.
Азык-төлек продуктлары базарында уңышлы гына конкурентлык итүче, үсеш алучы коллектив турында йомгак ясап, шундый предприятиеләр төбәктәге социаль-икътисади тормышның нигезе булып тора диясе килә. Үз киләчәкләренә ышанычлы рәвештә: "Торос - Молоко" җәмгыятенең продукциясен сатып алыгыз, сыйфатка 100 процент гарантия бирәбез", ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт