Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Заманча технологияләр кулланалар

Районыбызның Кузьминовка авылы тирәсендә урнашкан 6 нчы нефть промыселы "Елховнефть" идарәсе составына керә. Ул 1984 елда оешкан. Ул вакытта анда 38 кеше эшләп, эксплуатация фондын 200 скважина тәшкил иткән. Цехның башлангычы һәм үсеше әлеге һөнәргә гомерләрен багышлаган ветераннарның хезмәт биографияләре белән тыгыз бәйләнгән. Бүген исә "Елховнефть" идарәсе һәм аның бүлекчәләрендә...

Районыбызның Кузьминовка авылы тирәсендә урнашкан 6 нчы нефть промыселы "Елховнефть" идарәсе составына керә. Ул 1984 елда оешкан. Ул вакытта анда 38 кеше эшләп, эксплуатация фондын 200 скважина тәшкил иткән. Цехның башлангычы һәм үсеше әлеге һөнәргә гомерләрен багышлаган ветераннарның хезмәт биографияләре белән тыгыз бәйләнгән. Бүген исә "Елховнефть" идарәсе һәм аның бүлекчәләрендә югары квалификацияле эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр эшли.

6 нчы промыселның административ территориясе районыбызның 175 квадрат километр мәйданын биләп тора. Эшчеләренең 50-60 проценты - Лениногорск районы халкы. Монда - Федотовка, Кузьминовка, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Мөэмин-Каратай һәм Иске Иштирәк авылларыннан килеп эшлиләр.
- Бу хезмәткәрләргә мин тулысы белән, үземә ышанган кебек ышанам. Аларга нинди генә эш кушылса да, аның тулысы белән үтәләчәгенә бер тамчы шикләнмим, - ди цех начальнигы Равил Рамил улы Гыйззәтов хезмәткәрләре турында.
Равил Гыйззәтов коллективны 2007 елдан бирле җитәкли. Әлмәт шәһәрендә яшәсә дә, гомеренең күп өлеше Лениногорск районында, ягъни цех биләмәләрендә үтә.
- Телефоннан шалтыратып кына күрсәтмә биреп эшләп булмый бит. Эшчеләр янында булырга, скважиналарга чыгарга туры килә. Төннәрен авария була калса, барыбыз да шунда ашыгабыз. Хезмәттәшләрем эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, эшкә чакырып чыгарам. Тиз арада килеп җитәләр, - ди ул. Ә шунсыз булмый да. Нефтьчеләрнең төп максаты - "кара алтын" чыгару. Цех үзен аклый, коллективның нефть чыгару күләмен ел саен арттырып үтәп баруы моңа ачык дәлил.
"Елховнефть" идарәсенең 6 нчы промыселында нефть чыгаруда яңа техник, заманча технологияләр кулланып эшлиләр. Бүген цехта җиде дистә кеше эшли. Ветераннар олыгая, аларга алмашка шундый ук оста, җитез һәм булдыклы яшь буын килә. Араларында үз һөнәрләрен яратып, җитәкче тарафыннан уңай яктан гына телгә алынганнары да байтак. Беренче бригаданың өлкән операторы Иске Иштирәк егете Фәнис Шәйдуллинны шундыйлар рәтенә кертергә була. Ул 209 нчы ДНС (дожимная насосная станция) өчен җаваплы. Мөэмин-Каратайдан Рөстәм Хөснуллин, Кузьминовкадан өлкән операторлар Анатолий Абросимов белән Сергей Филимонов, Иске Куактан Виктор Денисов, Александр Лапицкий, Александр Мальковский әнә шундыйлардан. Соңгысы яхшы хезмәте өчен күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән.
Гаилә подрядлары белән эшләүчеләр дә бар. Андыйлардан - Филимоновлар гаиләсен атап китәргә була. Болар аталы-уллы операторлар Сергей белән Эдуард. Сергейның тормыш иптәше, Эдуардның әнисе Нина Филимонова да күп еллардан бирле нефтьчеләр сафын тулыландыра.
Идарә дистә еллардан бирле "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып, лаеклы җиңүләргә ирешеп тора. Җир мае алуда да, табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга да зур игътибар бирәләр. Моның буенча ел саен тиешле документлар төзелә. Аларны үтәү һәм контрольдә тоту җаваплы кешеләргә йөкләнгән. 10 ел дәвамында промысел социаль объектларны һәм якын-тирәдәге чишмәләрне төзекләндерү һәм аларны тәртиптә тоту буенча күләмле эш башкара. Бу еллар эчендә цех хезмәткәрләре тарафыннан "Бояр", "Җидегән чишмә", "Ишлинка" чишмәләре төзекләндерелгән. "Иваш чишмәсе" белән "Мәктәп чишмәсе" Федотовка авылының чын бизәгенә әверелгән. 6 нчы промысел тыюлык зонасында урнашкан. Шуңадыр да, әйләнә-тирәне саклау буенча монда таләпләр аеруча катгый.
Промысел тиздән үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы чор эчендә аның үз традицияләре барлыкка килгән, бай тәҗрибә тупланган, горурланырлык уңышларга ирешелгән. Коллектив яңа үрләр яулап кына калмый, тагын да җаваплырак бурычларны хәл итү юнәлешендә армый-талмый хезмәт итүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть