Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорскида зур бәйрәмгә әзерләнәләр

Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары! Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, "Татнефть" җәмгыяте идарәсе утырышында республиканың нефть төбәге шәһәрләре буенча август аенда концерт турлары оештыру турында карар кабул ителде. Лениногорскида концертлар 2, 6, 14 август көннәрендә Үзәк мәйдандагы колоннадада 18.00 сәгатьтә башланачак. 2 август көнне Рөстәм Асаев җитәкчелегендә концерт төркеме чыгыш ясаячак....

Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары!
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, "Татнефть" җәмгыяте идарәсе утырышында республиканың нефть төбәге шәһәрләре буенча август аенда концерт турлары оештыру турында карар кабул ителде.
Лениногорскида концертлар 2, 6, 14 август көннәрендә Үзәк мәйдандагы колоннадада 18.00 сәгатьтә башланачак.
2 август көнне Рөстәм Асаев җитәкчелегендә концерт төркеме чыгыш ясаячак. Алар рус, украин, белорус, чуваш һәм нефть регионында яшәүче башка милләт халыкларының җыр-биюләрен башкарачак.
6 август көнне тамашачылар хозурына Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов җитәкчелегендәге татар эстрадасы йолдызлары концерты тәкъдим ителәчәк.
14 август көнне лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын Нәфкать Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге татар артистлары сөендерәчәк.
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан оештырылучы әлеге чараларга талантлы артистлар чыгышы белән хозурланырга, дуслар, танышлар, хезмәттәшләрегез белән ял сәгатен күңелле уздырырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт