Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак

Инфляция бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк, дип фаразлый РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев. 2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак. Ул бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк. Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сүзләренчә, бу күрсәткеч Россия өчен бик түбән. "Европа дәрәҗәсендә караганда әлеге 5,5 процентны түбән инфляция дип...

Инфляция бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк, дип фаразлый РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев.

2016 елда Россиядә инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән булачак. Ул бары 5,5 процентны тәшкил итәчәк.
Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сүзләренчә, бу күрсәткеч Россия өчен бик түбән.

"Европа дәрәҗәсендә караганда әлеге 5,5 процентны түбән инфляция дип атау сәер яңгырый, әмма Россия өчен ул бик түбән", - ди министр, дип яза "ТАСС".

Сентябрьдә инфляция 0,2 процентны тәшкил иткән. 9 айда бәяләр 4,1 процентка арткан.

Шул ук вакытта киләсе елда студентларның стипендиясен 5,9 процентка арттырачаклар. Якындагы өч елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 12 процентка артырга тиеш.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев