Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Безнең ишегалды - дустанә күршелек территориясе

"Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, республика халкына «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» акциясенә ярдәм итү инициативасы мөрәҗәгате белән чыкты.

 

Акциянең идеясе - республика халкына Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре турында фикер алышуга иҗади якын килергә тәкъдим итү. Акция чаралары ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булдыру гына түгел, ә халыкның игътибарын ишегалды территориясенә сакчыл караш, күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасы булдыру кирәклегенә юнәлтү дә мөмкинлеге бирәчәк.

Акция кысаларында Татарстанда яшәүчеләр өчен иҗади, спорт һәм интерактив чаралар үткәрү тәкъдим ителә.

«Безнең ишегалды: «Хыялымның ишегалды» дигән темага рәсем бәйгесе. Әлеге эшләрдә заманча ишегалды киңлеген чагылдырырга һәм үзебезнең ишегалдында күрергә теләгәнне сурәтләргә кирәк;

«Безнең ишегалды тату күршеләр территориясе» темасына фотография бәйгесе. Фото аша авторга ишегалды киңлегенең тышкы кыяфәтен, дустанә күршеләребезнең күңеллелеген, ишегалды чараларын чагылдырырга, шулай ук ишегалдында яхшыртырга мөмкин булганны сурәтләргә тәкъдим ителә. Әлеге номинациядә ишегалларының фоторәсемнәре кабул ителәчәк.

«Безнең ишегалды: чиста ишегалды – уңайлы шәһәр», «Безнең ишегалды – кунакчыл шәһәр», «Безнең ишегалды: спорт ишегалды – сәламәт шәһәр»,  «Безнең ишегалды: биредә танылган кеше яши» темаларына социаль видеоролик. Катнашучыларга тату күршеләр, ишегалларының чисталыгын чагылдырган, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга ярдәм итүче гомумкешелек кыйммәтләрен популярлаштыру буенча видеоязмалар тәкъдим итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев