Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Энгель Фәттахов Укытучылар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлау сүзләре җиткерде. "Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Үз гомерен иң фидакарь эшкә - мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлау сүзләре җиткерде.


"Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

Үз гомерен иң фидакарь эшкә - мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы - барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!

Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!" - диелә котлауда.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев