Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Фәрит Мөхәммәтшин яраткан укытучылар турында социаль челтәрдә язарга тәкъдим итә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа уку елы башланыр алдыннан республика халкына социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә яраткан укытучыларын искә алырга чакырды.Ул язмаларда #МойЛюбимыйУчитель һәм #МойУчительРТ хэштегларын күрсәтергә тәкъдим итте.

 

Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Фәрит Мөхәммәтшин үзенең укытучысы Петр Бурашников хакында сөйләгән. «Петр Иванович Әлмәт шәһәренең 7нче мәктәбендә минем беренче сыйныф җитәкчесе иде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, зирәк, ярдәмчел, һәрвакытта да безнең өчен үрнәк булды. Аның абруе бәхәссез иде», - дип язган ул.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисе шәхеснең формалашуында мөгаллимнең роле хакында искәрткән, үз гомерләрен педагогикага багышлаган кешеләрне хөрмәт итәргә чакырган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Белем көне алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим иткән флешмобны хуплаган. Йөздән артык татарстанлы үз укытучылары турында язма калдырган инде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192465/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X