Заман сулышы

Истәлек билгесе

Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында "Мәскәү өчен барган сугышка - 70 ел" уңаеннан Истәлек билгесе тапшыру тантанасы үтте. Анда - Константин Киселев, Михаил Новиков һәм Анна Абражеева чакырылган иде. Р.Хөсәенов белән бергә анда социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк, башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев, шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов,...


Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында "Мәскәү өчен барган сугышка - 70 ел" уңаеннан Истәлек билгесе тапшыру тантанасы үтте. Анда - Константин Киселев, Михаил Новиков һәм Анна Абражеева чакырылган иде.


Р.Хөсәенов белән бергә анда социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк, башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев, шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, ветераннар советы рәисе М. Исхаков һәм башкалар катнашты.

Ветераннарга Р. Хөсәенов чын күңелдән корычтай исәнлек, тыныч тормыш теләде, киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча сугыш кырында батырлык күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин җибәргән котлау открыткалары да ветераннарга хөрмәт йөзе белән карауны аңлата иде. Ул аларга исәнлек, озын гомер һәм уңышлар теләп, "Мәскәү өчен барган сугышка - 70 ел" тулу белән котлаган.

Килгән ветераннарга тантанада катнашкан һәркем җылы теләкләрен әйтмичә калмады. Бигрәк тә, Марс Исхаков чыгышы ветераннарның күңелендә булган хисләрне кузгатып, кичергән мизгелләрне янәдән күз алдыннан үткәрергә мәҗбүр итте.

Бөек Ватан сугышында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да илнең тынычлыгы, киләчәге өчен көчен кызганмаган. Шуларның берсе - Анна Абражеева. 21 яшендә сугышка китеп, 202 нче артиллерия полкында разведчик булган. Сугыштан соң "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләгән. Кызганыч ки, Анна Семеновна тантанага килә алмады. Аңа истәлек билгесен илтеп тапшырачаклар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: