Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Краснодарга ярдәм

12 июльдә Краснодар өлкәсенә миллион ярым сумлык гуманитар ярдәм җибәрелде. Аны "Татнефть" Компаниясе һәм холдингка керүче "ТАНЕКО" ААҖ, "Татнефть - Нефтехим"УК" ҖЧҖ, шулай ук "Татнефть" ААҖгә сервис хезмәте күрсәтүче "ТаграС-Холдинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять туплаган. Анда бүгенге көндә үтә дә кирәк булган әйберләр - шешәдәге су, урын-җир әйберләре, сөлге, матрацлар, махсус...

12 июльдә Краснодар өлкәсенә миллион ярым сумлык гуманитар ярдәм җибәрелде. Аны "Татнефть" Компаниясе һәм холдингка керүче "ТАНЕКО" ААҖ, "Татнефть - Нефтехим"УК" ҖЧҖ, шулай ук "Татнефть" ААҖгә сервис хезмәте күрсәтүче "ТаграС-Холдинг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять туплаган.


Анда бүгенге көндә үтә дә кирәк булган әйберләр - шешәдәге су, урын-җир әйберләре, сөлге, матрацлар, махсус эш киемнәре, эчке күлмәк-ыштан һәм башкалар бар. Бу - "Агропак-Татарстан" ҖЧҖ, "Азнакай киемнәре" ААҖ, "Альметьевская РПП" "көньяк-көнчыгыш" (сукырлар җәмгыяте) җитештергән продукцияләр.
Әйберләрне илтеп тапшыру - иң җаваплы миссияне "Бөгелмә УТТ"сыннан, "Татнефть-Транс-Сервис" УК" ҖЧҖ һәм "Техно-Транс" җәмгыятеннән иң яхшы машина йөртүчеләргә йөкләгәннәр.
Михаил Мигачев, Бөгелмә УТТсы шоферы. Краснодар өлкәсендә генә дә дистәдән артык булган. Шулай да юлга чыгар алдыннан бик дулкынлануын яшерми:
- Андагы хәлләрне күргәч - котым очты: туганнарын югалтканнарның күз яше, су баскан йортлар, су астында калган машиналар... Безнең илдә яшәүче һәркем бәлагә тарыганнарга ярдәм итүдә катнашырга тиеш дип уйлыйм. Үзем дә игелекле эштә булуга канәгать.
Илһам Әхмәтшин, "Техно-Транс" җәмгыяте машина йөртүчесе, утыз елдан артык зур йөк машинасы руле артында:
- Безгә зур җаваплылык йөкләнгән - юл кыенлыклары аша ике мең километр араны исән-имин үтеп, яхшы хәбәр, теләктәшлек белән иң кирәкле ярдәмне илтеп җиткерү. Без үзебездән торганны барын да эшләрбез.
Гомәр Яруллин, "Татнефть" җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе:
- Краснодар өлкәсе халкындагы фаҗигане бөтен барлыгы белән авыр кичердек. Республика нефтьчеләре кешелеккә килгән бәлаләрдән беркайчан да читтә калмый. Бүгенге чара да - гуманитар ярдәм йөзеннән йөкләр озату - әлеге эшләрне раслаучы тагын бер дәлил.
Валерий Касатов, "Татнефтеснаб" идарәсе Бөгелмә базасының комплектация һәм сату бүлеге начальнигы, йөкләрне озатып баруда җаваплы кеше буларак, хәер-фатихасын белдерде:
- Безгә җаваплы миссия - зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәмне илтеп тапшыру йөкләнде. Бәла-каза булган районнарда Татарстан чыганакларыннан булган суны һәм башка кирәк-яракларны көтеп алалар. Ә без әлеге йөкне кыска вакытта тиешле пунктка илтеп җиткерербез.
Автоколонна үтәсе маршрут: Бөгелмә - Самара - Саратов - Волгоград - Краснодар! Хәерле юл!
... Ташкын төнлә 7 июльгә Крымск, Геленджик, Новороссийск һәм Краснодар өлкәсенең төрле поселокларын су астында калдыра. Электр - газ - су белән тәэмин итү системасы зарарлана, автомобиль һәм тимер юл хәрәкәте туктый.
Шул көннәрдә Геленджикта безнең хезмәттәшебез Әлмәтнең "Луч" телекомпаниясеннән Вадим Тарасов якыннары һәм дуслары белән ял итә торган була. Фаҗига шаһите әйтүенчә, аңа уңай туры килгән, аларның йорты - калкулыкта була.
- Без бинадан чыга алмадык, азык-төлек бетсә дә, теләк булмады. Хуҗа хатынның әйтүенчә, күршедәге ял итүченең өстенә реклама щиты төшкән, аны коткаручыны ток суккан. Чыннан да, бик куркыныч булды, хәтта анда яшәүчеләр, бигрәк тә Крымск поселогы кешеләре ни кичергәннәрен күзаллап та булмый.
Катастрофа саннарда
171 кеше үлгән
24 000 кеше зыян күргән, шуның
3300е мал-мөлкәтсез калган
96 йорт тулысынча җимерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Краснодар

2
X