Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскида йә йөрмисең, йә түлисең?

Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин муниципаль районда транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турындагы карарга кул куйды. Транспорт чаралары хәрәкәте 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләнә. Бу чикләүләр түбәндәге транспортка кагыла: - барлык маркалы чылбырлы тракторлар; - К-700, К-701, Т-150 маркалы күчәрле тракторлар; - 5 тонна һәм әлеге авырлыктан зуррак булган...

Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин муниципаль районда транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турындагы карарга кул куйды.


Транспорт чаралары хәрәкәте 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләнә. Бу чикләүләр түбәндәге транспортка кагыла:
- барлык маркалы чылбырлы тракторлар;
- К-700, К-701, Т-150 маркалы күчәрле тракторлар;
- 5 тонна һәм әлеге авырлыктан зуррак булган автотранспорт чаралары.
Искәрмә рәвешендә, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында түбәндәге транспортка йөрергә рөхсәт ителә:
- пассажир йөртүче автобуслар;
- кирәкле азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашлама, почта һәм почта йөкләре транспорты;
- йөк күтәрү егәрлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык (бензин, дизель ягулык, судно ягулыгы, реактив двигательләр ягулыгы, ягулык мазуты, газсыман ягулык), сөт, он ташу өчен билгеләнгән махсус транспорт;
- табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр салган зыяннарны бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташу транспорты;
- Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе раслаган чикләнгән исемлек нигезендә, һәлакәт-торгызу һәм ремонт эшләрен үткәргәндә кулланыла торган юл-төзелеш һәм юл-эксплуатацияләү техникасын һәм материалларын ташу транспорты;
- "01", "02", "03", "04" хезмәтләре транспорт чаралары;
Карарның үтәлешен тикшерү ЮХИДИ хезмәткәрләренә йөкләнә. Хәрәкәт итүне чикләү вакытына бердәм рөхсәт кәгазьләре расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Транспорт