Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскилылар ни өчен сайлауга бара? (сораштыру)

13 сентябрь - Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне. Лениногорскилылар әлеге вакыйгадан читтә калмас, алар ни өчен сайлауга бара? Шул уңайдан, әлеге сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек. Ләйсән Билалова, студент: - Сайлау мөһим вакыйга ул. Минем өчен сайлау быел беренче тапкыр булачак. 18 яшем...

13 сентябрь - Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне. Лениногорскилылар әлеге вакыйгадан читтә калмас, алар ни өчен сайлауга бара? Шул уңайдан, әлеге сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.
Ләйсән Билалова, студент:
- Сайлау мөһим вакыйга ул. Минем өчен сайлау быел беренче тапкыр булачак. 18 яшем тулды, димәк, тавыш бирү хокукына ия булдым. Шунлыктан сайлауның зур җаваплылык икәненә дә төшендем. Аннан республикабыз башкаласы Казанда сайлаячакмын бит әле. Бу тагын да горурлык хисләре тудыра.
Алмаз Мәүлетов, район агропромышленносте профсоюзы рәисе:
- Сайлауга бару - гражданлык бурычын үтәү ул дип саныйм. Сайлауларны калдырганым юк, элек-электән йөрим. Быел тагын да зуррак масштабта үтәчәк бит: Татарстан Президентын һәм җирле органнарга депутатлар сайлаячакбыз. Күңелеңә ошаган кешегә тавыш бирү хокукы бар икән, моңа шатланырга гына кирәк. Сайлауга ышанычыбыз зурдан. Лаеклы кеше сайланып, киләчәгебез имин булыр, дип уйлыйм.
Руслан Мөниров, эшче:
- Беренче тапкыр сайлауга Казанда укыганда студент чагымда барган идем. Аннан соң 20 елдан артык вакыт үтте, шул чорда һәрвакыт сайлауга бардым, берничә ел сайлау комиссиясендә тордым, шунлыктан бик җаваплы эш икәнен дә беләм. Быел да үз тавышымны лаеклы кандидат өчен бирәчәкмен.
Мөнирә Җамалетдинова, Керкәле, пенсионер:
- Безнең, иркәм, сайлауны беркайчан да калдырганыбыз юк, бара, йөри башлаганыбызга шактый күп еллар инде. Быел, Ходай язса, Татарстан Президентын да сайларбыз. Аллага шөкер, республикабызда, илебездә тынычлык, тормышлар матур, пенсия килеп тора. Булачак Президентыбыз да яхшы кеше булсын иде, халык та шуңа ышанып, сайлауга бара, үз тавышын бирә бит. Алга таба да дөньялар тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы 2015 опрос почему я иду на выборы 2015

2
X