Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Миңнехановның еллык кереме билгеле, ә район башлыгыныкы күпме

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда 6,1 миллион сумлык керем алган. Хатынының кереме исә 256,6 миллион сум тәшкил иткән. Президент гаиләсенең гомуми милеге 2628 кв.м. тәшкил итә, җир -2191 кв.м., ә менә машиналары милектә юк, дип яза интертат ру сайты. Ә безнең "главаныкы" күпме? Муниципалитет порталының рәсми сайтындагы "Муниципаль хезмәт...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда 6,1 миллион сумлык керем алган.
Хатынының кереме исә 256,6 миллион сум тәшкил иткән. Президент гаиләсенең гомуми милеге 2628 кв.м. тәшкил итә, җир -2191 кв.м., ә менә машиналары милектә юк, дип яза интертат ру сайты.
Ә безнең "главаныкы" күпме? Муниципалитет порталының рәсми сайтындагы "Муниципаль хезмәт вазифасындагыларның кереме турындагы" бүлектән күренгәнчә, район башлыгы Рәгать Хөсәенов узган 2015 елда 2 миллион 228 мең 715 сумлык керем алган. Хатынының кереме исә 75 мең 543 сум тәшкил иткән. Район башлыгының милегендә җир участогы, йорт - 213 кв.м. һәм фатирның дүрттән бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: доход главы