Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Павел Астахов урынында яңа кеше

Россия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов эштән китә дигән сүзләр җәй көне үк ишетелә башлаган иде. Соңрак, ул бары ялга киткән, отпусктан соң, кабат эшенә керешкән дигән хәбәр таралды. Тик, озакка булмаган, күрәсең. INTERFAX хәбәр итүенчә, Павел Астахов урынына Россия Президентының бала хокуклары буенча яңа вәкилен Анна...

Россия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов эштән китә дигән сүзләр җәй көне үк ишетелә башлаган иде. Соңрак, ул бары ялга киткән, отпусктан соң, кабат эшенә керешкән дигән хәбәр таралды. Тик, озакка булмаган, күрәсең. INTERFAX хәбәр итүенчә, Павел Астахов урынына Россия Президентының бала хокуклары буенча яңа вәкилен Анна Кузнецованы билгеләгәннәр. Кузнецова - Пенза Җәмәгать халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе һәм президент грантлары операторы вазифасында эшләгән. Анна Кузнецова әйтүенчә, яңа вазифага билгеләнү аның өчен көтмәгәндә булган.

- Беренче эш итеп балигъ булмаган баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукын яклаячакмын.Әлегә күп нәрсәләрне ачыкларга, Пензадагы эшләрне төгәлләргә, ышанычлы команда җыярга, аннары яңа эшкә ныклап керешергә кирәк булачак,- дигән ул әңгәмәсендә. Сүз уңаеннан, Анна Кузнецова үзе дә алты бала әнисе.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев