Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Павлова: Праймериз креатив фикерләүче кешеләргә үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирә

«Бердәм Россия» партиясе праймеризы татарстанлыларның тормышын тагын да сыйфатлырак итүне максат итеп куйган актив гражданлык позициясендәге кешеләргә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова шул хакта хәбәр итте.

Ул бүген участокларның берсендә «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты.

«Бердәм алдан тавыш бирү көне – партия эшенең прогрессив формасы. Әлеге процедура кандидатларга халыкны үзләренең сайлау алды программалары белән таныштырырга, ә кешеләргә кемгә ышансалар, шуны сайларга мөмкинлек бирә. Сайлаучыларыбыз ил Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны хәл итәргә сәләтле иң нәтиҗәле һәм лаеклы кандидатларга тавыш бирер дип өметләнәм», - диде Ольга Павлова.

«Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты вәкиле буларак, шуны ышанып әйтә алам - «Бердәм Россия» партиясе һәм кандидатлар тарафыннан тәкъдим ителгән барлык программалар да гражданнарыбызның социаль статусын һәм иминлеген күтәрүгә юнәлдерелгән», - дип өстәде ул.

Ольга Павлова сүзләренчә, алдан тавыш бирүнең төп кыйммәте шунда ки, ул яшь, креатив фикер йөртүче һәм командада эшли белүче партия әгъзаларына үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирә.

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/05/26/186952/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев