Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рифкать Миңнеханов эш урыныннан китә

Бүген Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте. - Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә. Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры...

Бүген Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте.

- Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә.

Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели, - диде бу уңайдан элеккеге баш инспектор. - Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр!"

Белешмә өчен: быелгы 7 ай эчендә Татарстан юлларында 227 кеше һәлак булган, бу сан узган елгыга караганда 32 гә кимрәк. Әлеге нәтиҗәгә, Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, видеофиксация җайланмаларын куллану аркасында ирешелгән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев