Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рөстәм Миңнеханов РФ губернаторлары медиарейтингында - өченче

Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Медиалогия" ресурсы версиясе буенча губернаторларның апрель медиарейтингында өченче урынны биләгән. Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урында. Апрель аенда ММЧлар, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Чехиягә эш сәфәре...

Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урында

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Медиалогия" ресурсы версиясе буенча губернаторларның апрель медиарейтингында өченче урынны биләгән. Мәскәү мэры Сергей Собянин - беренче, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров - икенче урында.

Апрель аенда ММЧлар, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Чехиягә эш сәфәре кылуы турында хәбәр итте. Анда Татарстан һәм Көньяк Маравия крае кебек икътисади үсеш кичергән төбәкләрнең хезмәттәшлеге Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасының эшлекле мөнәсәбәтләрен ныгытуга булышуы хәбәр ителде. ТР Президента анда тагын Европа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында да катнашты.

ММЧ шулай ук Татарстан хакимиятенең Дәүләт Думасына Гаилә кодексына төзәтмәләр юлларга җыенуын да хәбәр итте. Закон проекты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнгән. Моннан тыш, Татарстан лидеры Дубайда узган "VI AIM-2016" ел саен үткәрелә торган инвестицион форумда әмирлек хакиме Шәйх Мөхәммәд бен Рәшит Әл-Мактумга республиканың икътисади мөмкинлекләре һәм тормышка ашырылучы зур проектлар турында да сөйләгән.

Губернаторларның рейтингы "Медиалогия" ММЧ-системасы базасы нигезендә төзелгән, ул 31 мең йогынтылы чыганак: ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ һәм блогларны үз эченә ала.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев