Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Шикләнсәң – тотынма!

ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсе Лениногорск филиалының укыту-методика үзәге белгечләре террористлык актларын кисәтү максатыннан белешмәлек әзерләгән. Аны кыскача, сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Шартлаткыч куелырга мөмкин булган урыннар: Торак йорт подвалы, туктап торучы машина, кеше күп җыелган стадион, кинотеатр, вокзал һәм метро, җәмәгать транспорты, сәүдә палаткасы тирәсе. Исеңдә тот! Террорчы...

ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсе Лениногорск филиалының укыту-методика үзәге белгечләре террористлык актларын кисәтү максатыннан белешмәлек әзерләгән. Аны кыскача, сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.


Шартлаткыч куелырга мөмкин булган урыннар:
Торак йорт подвалы, туктап торучы машина, кеше күп җыелган стадион, кинотеатр, вокзал һәм метро, җәмәгать транспорты, сәүдә палаткасы тирәсе.
Исеңдә тот!
Террорчы шартлаткыч җайланманы иң көтелмәгән урыннарга куярга мөмкин.
Тыела:
- халык күп булган урында калдырылган шикле предметларны кулга алу;
- әлеге предметларны учакка ташлау, сүтеп карау;
- шикле предметлардан чыгып торучы үткәргечләрне өзү яисә тарту;
- ташлап калдырылган сумка һәм пакетларны ачып карау.
Сезне тоткын итеп алсалар:
Уңышыгызга ышанган очракта гына качып карарга мөмкин.
Игътибар!
- террорчылар белән конфликтка кермәгез;
- алар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга тырышыгыз;
- кискен хәрәкәтләр ясамагыз;
- корал куллану куркынычы булганда җиргә ятыгыз;
- шартлау булганда, янгын булдырмау өчен чаралар күрегез;
- яралансагыз, азрак хәрәкәт итегез - бу күп кан югалтуны булдырмаска ярдәм итәр.
Шикле предмет күргәндә, оешма җитәкчесенә түбәндәгечә эш итәргә:
- паникага бирелмәскә;
- телефон аша хокук саклау органнары яисә гражданнар оборонасына хәбәр итәргә;
- килеп туган хәлне бәяләп, эвакуация турында карар кабул итәргә;
- шикле предметлар белән сак булырга, аларның теләсә кайчан шартларга мөмкинлеген истән чыгармаска;
- оператив тикшерү төркеме килгәнче, шикле предметны тапкан кешеләрнең булуын контрольдә тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак бул!