Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге федераль ташламадан файдаланучыларның сайлап алу хокукы булуын искә төшерә. Алар социаль хезмәтләрне натураль формада, яисә акчалата алырга мөмкин.
2014 елның 1 апреленнән гражданинның социаль хезмәтләр җыелмасы өчен түләүгә аена 881 сум 63 тиен юнәлдерелә.
• кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә - 679 сум...
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге федераль ташламадан файдаланучыларның сайлап алу хокукы булуын искә төшерә. Алар социаль хезмәтләрне натураль формада, яисә акчалата алырга мөмкин.
2014 елның 1 апреленнән гражданинның социаль хезмәтләр җыелмасы өчен түләүгә аена 881 сум 63 тиен юнәлдерелә.
• кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә - 679 сум 5 тиен,
• шифаханаләргә юлламага - 105 сум 5 тиен,
• дәвалану урынына бару өчен транспорт расходларына - 97 сум 53 тиен.
Татарстан Республикасында социаль җыелмалар алучыларның 64 проценты пакеттан баш тартып, акча вариантына тукталды.
Россия Пенсия фонды идарәсенең республика бүлеге матбугат хезмәте