Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Тавыш бирү бюллетеньнәрен сайлау комиссияләренә атна ахырына кадәр тапшырачаклар

“Идел-пресс” нәшриятында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын смайлу өчен тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыру төгәлләнеп килә. Атна ахырына кадәр бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

 

“29 августта сайлау бюллетеньнәрен әзерләү, кайтару, саклау һәм юкка чыгаруны контрольдә тоту буенча эшче төркем, Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында бюллетеньнәр салынган паллетлар территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бердәм округ буенча тавыш бирү өчен барлыгы 2,9 млн һәм бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү өчен шуның кадәр үк бюллетень бастырылачак. “Һәр бюллетеньнең саклагыч тангир челтәре бар. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә расланган бюллетень тексты республиканың ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә язылган”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бюллетеньдә республика округы буенча партияләр исемлеге жирәбәдә ачыкланган тәртиптә булачак. Беренче урында “Бердәм Россия” тора, аның артыннан “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе”, КПРФ, “Россия коммунистлары”, “Гадел Россия”, РОСТА һәм ЛДПР партияләре бара. Бер мандатлы округ буенча тавыш бирү бюллетенендә теркәлгән кандидатлар исемлеге алфавит тәртибендә урнашкан.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев