Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Үз фатиры булыр

ТР Министрлар Кабинетының ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү чаралары турындагы карары нигезендә, ятимә Ләйсән Зәйнуллинага торак алу өчен субсидия бүлеп бирү хакында сертификат тапшырылды. Әлеге тантана мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк катнашында узды. Быел шундый сертификат дүртенче кешегә бирелә....

ТР Министрлар Кабинетының ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү чаралары турындагы карары нигезендә, ятимә Ләйсән Зәйнуллинага торак алу өчен субсидия бүлеп бирү хакында сертификат тапшырылды. Әлеге тантана мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк катнашында узды.


Быел шундый сертификат дүртенче кешегә бирелә. Ләйсәнгә - 25 яшь. Лениногорскида туган, мондагы Балалар йортында тәрбияләнгән. Казанда медицина институтын тәмамлап, эшкә урнашкан. Хәзергесе вакытта 1 яшь тә 5 айлык кызы белән декрет ялында утыра. Әлегә кадәр үз куышлары булмаган.

- Яңа елга иң зур бүләк инде бу. Әлбәттә, хыялым - шушы сертификат белән Казан шәһәреннән торак алу. Гаиләм, эшем анда булгач, шунда яшәп торып калабыз, - дип шатлык-куанычлары белән бүлеште Ләйсән.

Башкарма комитетның торак фондын исәпкә алу буенча баш белгече Елена Романеева мәсьәләгә ачыклык кертеп: "Без Дәүләт торак фондына Зәйнуллиннар гаиләсенә Казанда икенчел торак алу үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Хәзер ул анда каралып, җавап килергә тиеш", - диде.

Сертификатта күрсәтелгән субсидиянең күләме - 882 мең 750 сум. Билгеле, торак алу өчен зур ярдәм булачак, хәзерге заманда бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев