Заман сулышы

Җир җиләге кайнатмасыннан тиз әзерләнә торган бәлеш

Бер бәлешкә:  300 г кайнатма  2 йомырка  100 г сөт  100 г шикәр комы  100 г май  250-300 г он  1 бал кашыгы сода  кирәгенчә тоз 

Савытка йомырка, сөт, шикәр комы, эретелгән атланмай, сода, ттозны бергә яхшылап болгатырга. 

Камыр каймактан куерак булырга тиеш. 

Барлыкка килгән кушылмага җир җиләге кайнатмасы салып, тагын болгатырга. 

Табаны майларга, камырны шунда бушатырга, тигезләргә һәм 50-60 минутка газ мичендә пешерергә кирәк. 

Пешеп чыккач, бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә. 

Мондый бәлешне башка кайнатмалардан да пешереп була.

vk.com/tatarshlari

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: