Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

КАЙНАТМЫЙЧА ҖИЛӘК ЯБАБЫЗ

Кирәк: * бакча җиләге – 2 кг; * шикәр комы – 1 кг; * су – 1/2 стакан.

1. Эре булмаган, әмма пешкән җиләк сайлыйбыз. Чирәмнән арындырып, юабыз. 

2. Эмалированный табага ярты стакан су агызып, 1 кг шикәр ком салабыз. Уртача утта, сироп чыкканчы, кайнатабыз.

3. Сиропны җиләк өстенә агызабыз. Җиләк согын биреп, массаны сыегайтачак. 

4. Суынган җиләкне иләккә салып согын җыябыз.  Сокны кайнатабыз.

5. Җиләкне кабат кайнар сиропка салабыз. Кабат суытабыз. Әлеге процедураны тагын кабатлыйбыз. Сироп куе булсын дисәгез, күбрәк шикәр салып кайнатабып алыгыз.

6. Алтынчы тапкыр әлеге процедураны ясагач, җиләкле кайнатмабызны стериль банкаларга салып чыгабыз. Капкач белән ябып, юрган астына куябыз

Җиләкне кайнатмадык. Сироп кына алты мәртәбә кайнатылды. Җиләк кайнатмасы куе төс һәм хуш искә ия. Кыш көне җәй тәме белән чәй эчәрсез.

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/desert/?id=7805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X