Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: Караҗимеш һәм куертылган сөт белән пирог

Ял көне бит. Сыйланыйк әле!

Песочный камыр өчен: ( катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр)
12 г коры чүпрә
300 г каймак
250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез)
2 йомырка
Тоз ярты бал кашыгы
2 а/кашыгы шикәр комы
1 кг якын он
......................................................................
Эчлек өчен:
Ике пирогка (диаметр 28) 
250 г каймак 
250 г куертылган сөт (сгущенка)
2 йомырка
500 г төшсез кара җимеш ( чернослив) 
Әчтерхан чикләвеге

1) Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Мясорубкадан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса шикәр комы. 
2) 2 йомырканы миксер белән күперттем.
Каймак һәм куертылган сөтне (сгущенканы) салып болгаттым. Баллырак яратсагыз бераз шикәр комы салыгыз. 
3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек караҗимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.
4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым. 

Чәйләрегез тәмле булсын!!! 

Автор Зөлфия Мифтәхетдинова - Ягфарова.

автор фотосы

чыганак:https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев