Заман сулышы

Лениногорск хуҗабикәләренә Зилира Вәлиулинадан тәмле пирог рецепты

Кирәк булачак: 2 күкәй, 1 стакан шикәр комы (тутырып түгел), 1 стакан кефир, 1-1,5 чәй калагы сода, 1 стакан варенье, 2-2,5 стакан он.

Шикәр комы белән йомырканы тугларга һәм кефир белән сода кушарга. Аннан соң үзегезгә ошаган варенье кушкач, әкренләп он салабыз. Әзер камырны 15 минут тотарга һәм пергамент җәйгән табага салырга.   Кайнар мичтә (180 градус) 20-25 минут пешерергә.

Өстен үзегез теләгәнчә крем яки җиләк-җимеш белән бизәргә була.

Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: