Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

БӘРӘҢГЕ ПИЛМӘНЕ 

Кирәк:  - 1 стакан җылымса су;  - 3 стакан он;  - 4-5 бәрәңге;  - 2 суган;  - пычак очында чәй содасы;  - үсемлек мае;  - тоз. 

1. Онга тоз, чәй содасы кушарга һәм болгата-болгата су өстәргә. Каты камыр басарга. 

2. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. 

3. Чистартылган бәрәңгене угычтан уарга һәм тоз сибеп, суган белән бергә болгатырга. 

4. Камырны 5 мм калынлыгында җәеп, түгәрәкләр кисәргә. 

5. Һәркайсының уртасына бәрәңге эчлеген салып, кырыйларын беркетергә. 

6. Пилмәннәрне тозлы суда пешерергә. Аннан алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев