Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Плюшка пешерүнең яңа төрле рецепты

Бәлки күп кеше пешерә беләдер, ләкин бу рецепт белән пешерү миңа яңалык булды.



Кирәк булачак:
 30 гр шакмаклы чүпрә
1 стакан сөт + 1 стакан су
3 йомырка
4 аш калагы сыек май
1 аш калагы кибет каймагы
1 аш калагы майонез
тоз,шикэр комы тәменчә.

Барысын бергә болгатып, 1 сәгать җылы урында тотасың. Шуннан соң гына он салып, йомшак камыр басасың. Кабарырга куярга.
Кабаргач, 2 тапкыр камырны бутап төшерергә кирәк. Өченче тапкыр күтәрелгәч, кулны сыек май белән майлап,онсыз плюшкалар ясап, майлаган табага 2 см ара калдырып тезәсең.

Тагын кабарганын көтэсең дә өстен сыек май белән майлап, шикәр комы сибәсең һәм духовкага куеп 40 минут пешерәсең. Күмәчнең өсте (йөзе) килгәч, утны әзәйтергә кирәк. Көеп китмәсен.


Зөмәрә Шәрәпова

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев