Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Скумбриядән салкын кабымлык

Әлеге балык ризыгына беркем дә битараф булмаячак!

Кирәк була:

Скумбрия балыгы (“свежий”) – 1 данә
Кишер – 1 данә
Маринадланган кыяр – 1 данә
Йомырка – 1 данә
Желатин – 10 гр
Тоз – тәменчә
Кара борыч – тәменчә
Балыкны икегә бүлергә һәм сөякләреннән арындырырга. Тозларга, борычларга, желатин сибәргә.

Пешкән кишерне угычтан уарга. Шулай ук, пешкән йомырканы һәм маринадланган кыярны нәзек боҗраларга турарга. Балык өстенә күкәй, кыяр һәм кишерне тезәргә.

Йомыркалы һәм яшелчәле скумбрияне ризык пленкасына төрергә һәм җеп белән беркетеп куярга. Пленканы берничә җирдән тишегез. Балыкны тозлы суда ярты сәгать дәвамында пешерегез һәм тулысынча суынып беткәнче бастырып куегыз. Аннары, желатины катсын өчен, бераз сыткычта тотыгыз. Әзер булгач, пленкасын салдырып, скумбрияне кисәкләргәбүлегез һәм бәйрәм табынына чыгарыгыз.

Тәмле булсын! 

Чыганак:http://yashel-uzan.ru

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X