Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

«Тәмлекәй» рецепты

Көтмәгәндә кунаклар килеп кердеме? Әллә инде ниндидер баллы ризык ашыйсыгыз киләме? Бездән сезгә үзенчәлекле рецепт! 

Кирәк булачак: 

Эремчек – 100гр 
Йомырка – 1 данә 
Какао порошогы – 1 аш кашыгы 
Шикәр комы – 2 аш кашыгы 
Манный ярмасы – 1 аш кашыгы 
Ванилин – 1 балкашыгы 

Пешерү тәртибе 

1. Йомырканы шикәр комы белән яхшылап тугларга. Тәменчә тоз һәм ванилин кушарга була. 
2. Эремчек, манный һәм какаоны кушып болгатырга. Манный яхшылап бүртсен өчен аны 15 минутка калдырырга кирәк. 
3. Кабат болгатып силикон формаларга салырга. 
4. Әлеге массаны 3 минут микродулкынлы мичтә, иң югары кызулыкта пешерергә кирәк. Аннан соң, ачып карамыйча гына, кабат 2 минут һәм янә 2 минут пешереп алырга кирәк. 
5. Өстәлгә куйганда "тәмлекәйнең" өстенә кайнатма, яки кокос валчыклары сибеп бирсәң дә була.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев