Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Артык авырлыктан интегүчеләр өчен коктейль

Артык авырлыктан интегүчеләр өчен шушы коктейльне ясап эчәргә киңәш ителә.

"Ябыгам" коктейлен сайласагыз, нәтиҗәле булачак.

Коктейль ясау өчен 200 грамм кефир (майлылыгы кимрәк булган саен яхшырак), 2 бал кашыгы корица (шикәрле булмаса да ярый), төше алынган 3-4 караҗимеш кирәк булачак.

Барысын бергә салып блендер белән вакларга. Көнгә 1-2 тапкыр эчәргә.

Кефир составындагы сөт кислотасы ашкайнату процессын яхшырта, шулай ук организмда җыелган токсиннарны һәм эшкәртелгән продуктларны чыгарырга булыша. Корица тамак ачуны баса, майларны тарката. Караҗимешне көндәлек рационга кертү артык авырлыктан коткара, чөнки матдәләр алмашын тизләтә.

Артык килограммнар белән көрәшкән очракта, караҗимеш зыянлы холестерин дәрәҗәсен киметү белән дә нәтиҗәле.

Фото: /pixabay.com

http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев