Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша

Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.

 

Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.

Кирәк:
1 чистартылмаган банан
Пычак очында гына дарчин (корица)
150 мл су.

Бананны яхшылап юганнан соң ике ягыннан да баш-башларын кисеп алырга. Кечкенә савытта суны кайнатырга. Кайнап торган суга кабыгы белән бергә бананны салырга һәм акрын утта 10 минут кайнатырга. Соңыннан сүндереп дарчин өстәргә, 3-5 минут көтеп торганнан соң сөзәргә һәм эчәргә була.

Бу тылсымлы эчемлек тыныч йокларга ярдәм итүдән тыш, кичке аш вакытында кабул ителгән барлык туклыклы матдәләрне үзләштерергә дә ярдәм итәчәк.

Фото: pixabay.com

 http://alabuganury.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев