Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Гриппка каршы вакцинация белән беррәттән, пневмококка каршы да прививка ясалачак

Татарстанда гриппка вакцинация вакытында пневмококка каршы да прививка ясалачак. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

 

Пневмококк инфекциясеннән прививка пневмониядән үлемне киметү максатыннан ясалачак.

«2019 елда пневмококк инфекциясе үсеш алып, пневмониягә китереп, үлем сәбәпләренең берсе булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пневмококк инфекциясенә каршы вакциналар сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Бу патологиягә аеруча бирешүчән халыктан башлыйбыз», — диде Марат Садыйков.

Министр быел 60 млн сумга 23 мең доза вакцина сатып алу ниятләнгәнен әйтте. Прививка, беренче чиратта, авыру куркынычы янаган төркемдәге кешеләр, шул исәптән өлкәннәргә ясалачак. Вакцинация социаль яклау учреждениеләрендә үткәреләчәк.

«Бу процесс грипптан вакцинация белән параллель рәвештә барачак», — диде Садыйков.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/25-08-2020/grippka-karshy-vaktsinatsiya-bel-n-berr-tt-n-pnevmokokka-karshy-da-privivka-yasalachak-5765985

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев