Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирустан прививканы кабат ясату өчен иң кулай вакытны әйткәннәр

Иммун системасының препаратка максималь дәрәҗәдә “җавап бирүе” кирәк.

Коронавирустан ревакцинация узу өчен иң кулай вакыт – алты ай. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург әнә шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Белгеч аңлатып үткәнчә, организм нәкъ менә шушы вакыт эчендә иммун системасының прививкага бик әйбәт “җавабын” барлыкка китерә. “Икенче тапкыр прививканы алданрак ясату да зыян салмый анысы, ләкин файдасы да әлләни зур була алмый. Ревакцинацияне алты айдан алданрак узган очракта, организмда антитәнчекләр ревакцинациягә кадәр күпме булган – шул күләмдә калачак”, – дип аңлатып үткән ул.

Фармаколог Андрей Кондрахин да шул фикердә. Аның әйтүенчә, коронавирустан ревакцинацияне еш үткәрү кире нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Белгеч ревакцинация белән артыгын “шаярмаска” киңәш иткән. Юкса иммун системасы “алҗырга” мөмкин, дигән ул.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан һәм грипптан прививкаларны бер үк вакытта ясатуга рөхсәт бирде.

 

Фото: pixabay.com

 http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев