Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Ковидтан савыкканнан соң нәрсәләр катгый тыела?

"Кызыл зона"да хезмәт куючы табиб Глеб Глебов коронавирус белән авырып савыкканнарга нәрсәләр катгый тыелуы хакында сөйләде.

 

Соңгы вакытта республикабызда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә дә үзенең туры эфирлары белән танылу яулаган табиб Глеб Глебов коронавирус белән авырып савыкканнарга нәрсәләр катгый тыелуы хакында сөйләде.

"Кызыл зона"да хезмәт салучы Глебов ковид йоктырып савыккан пациентларга һич кенә дә өшергә һәм, киресенчә, тәнне артык кыздырырга ярамавын белдерде. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү дә авыр чир үткәргән кеше организмы өчен зур хәвеф тудырырга мөмкин, ди ул.

Глебов әйтүенчә, савыкканнан соң да табиблар язган даруларны, нигездә антикоагулянтлар һәм Д витаминын тиешле күләмдә кабул итәргә онытмаска кирәк.

Ким дигәндә бер ай дәвамында ковидтан савыккан кешегә мунча керергә, яки төрле чыныгу алымнары белән шөгыльләнә башларга ярамый. Бер айдан соң аз-азлап кына физик күнегүләргә тотынырга мөмкин.

 

 http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/kovidtan-savykkannan-so-nrslr-katgyy-tyela

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X