Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Ковидтан соң куркыныч чир барлыкка килергә мөмкин

Коронавирус – үзе бер куркыныч, өстәвенә, ул тагын да хәвефлерәк чирләрнең барлыкка килү сәбәпчесе булырга мөмкин икән.

Мәсәлән, Һиндстанда ковид пандемиясе фонында кешеләр куркыныч гөмбәчекләр йоктыра башлаган.

Мукормикоз – сирәк очрый торган инфекция, аны икенче төрле “кара гөмбәчек” дип йөртәләр. Ул туфракта, үсемлекләрдә, тирестә һәм черек җиләк-яшелчәләрдә очраучы күгәрек йогынтысында барлыкка килә.

Иммунитетның төшүе дә мукормикозга юл ача дип исәпләнә.

“Мукормикоз җирдә дә, һавада да, хәтта сәламәт кешеләрнең танавында һәм лайлалы катламда да очрый, – ди офтольмолог Акшай Наир. – Ул танау куышлыгын, баш миен һәм үпкәләрне зарарлый, диабет, яман шеш яки ВИЧ һәм СПИД белән чирләүче, ягъни иммунодефициты авыр булган кешеләрнең гомере өчен хәвефле. Аңардан үлем очраклары 50 процент тәшкил итә. Әлеге вакытта мукормикозның таралуы ковид белән авыр чирләүчеләрне дәвалау өчен мөһим булган стероидларны кабул итүдән барлыкка килергә мөмкин. Чөнки стероидлар үпкәләр ялкынсынуын киметә. Әмма алар иммунитетны да какшата һәм канда шикәр микъдарын күбәйтә”.  

Табиб Наир әйтүенчә, ул “кара күгәрек” белән зарарланган 40ка якын пациентны кабул иткән. Боларның күбесе коронавирустан өйдә дәваланган диабетиклар булган. Аларның 11енә күзләрен хирургик юл белән алырга туры килгән.   Исегезгә төшерәбез, ковид йоктыручылар саны буенча Һиндстан, АКШтан кала, дөньяда икенче урында тора. Анда коронавируска бәйле хәл апрель аенда кинәт кискенләште.

Чыганак: www.kommersant.ru

Язгөл Сафина. "Өмет"

https://matbugat.ru/news/?id=32986

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев