Заман сулышы

Лениногорскида ковидка каршы вакцинаны үзәк базарда да ясатып булачак

Пандемия башланганнан алып Лениногорскида 381 очрак ковид теркәлгән. 8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр коронавирусның 18 яңа очрагы ачыкланган. 22 мең кеше прививка ясаткан.

Бүгенге көндә Лениногорскида коронавируска каршы өч җирдә прививка ясатып була: үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, медсанчасть поликлиникасы һәм ветераннар советы бинасында. Лениногорск Пенсия фонды бүлекчәсендәге пункт хәзер эшләми. Якын көннәрдә үзәк базарда да прививка пункты ачарга җыеналар. Ул шимбә, якшәмбе көннәрендә эшләячәк.

Үзәк район хастаханәсе һәм медсанчасть поликлиникалары шимбә көнендә чиратлап вакцинация үткәрәләр.

Белешмә өчен телефоннар: 5-05-15, 9-09-50.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: